Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Атлант" хоккей командасы җиңү алып кайтты

    Хоккей буенча зур турнирда арчалар алдынгы урыннарның берсен яулады

    13-16 декабрь көннәрендә Казанда Alga Cup хоккей турниры узды. Биредә 11 яшьлек егетләрдән җыелган 8 команда үзара көч сынашты.

    Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган иң көчле командалар дүрт көн дәвамында матур уеннар күрсәттеләр. "Ак барс" (Казан), "Северсталь" (Череповец) , "Центр"(Мәскәү), "Орлан"(Стәрлетамак), "Академия Молот" (Чайковский), "Биектау" (Биектау), "Ак.Харламова" (Балашиха) командалары арасында Арчаның "Атлант" хоккей командасы 2нче урынны алып кайтты. Арчалар Казан командасына каршы гына җиңелеп, лаеклы уеннар күрсәттеләр. 

    Реклама

    "Атлант" командасының тренеры Илшат Гәзизҗановны һәм яшь хоккейчыларыбызны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Яңадан яңа җиңүләр теләп калабыз. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: