erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Август ае яңалыкларга бай булачак

1 августтан Россия халкын кайбер өлкәләрдә яңалыклар көтә. Үзгәрешләрне барладык.

Россия чит илләр белән авиаэлемтәләрне яңарта. Төркия, Бөекбритания һәм Танзаниягә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ростов Дон аэропортларыннан гына очарга мөмкин булачак. 1 августтан очышлар Истанбул белән Әнкарага, 10 августтан – Анталия, Бодрум һәм Даламанга яңартыла. Пандемиягә бәйле рәвештә эшсезләргә һәм табибларга бирелә торган өстәмә түләү августта да саклана. Эшен югалткан әти-әниләр һәр балигъ булмаган бала өчен 3000 сум ала. Берничә категория пенсионерларның пенсиясе арта: эшли торган пенсионерларга (279 сум), пенсиянең тупланма өлешен булдыручыларга (9,13 процент), софинанслау программасында катнашучылар (7,99 процент). Моның өчен махсус гариза язарга кирәкми, яңача исәпләү автомат рәвештә башкарылачак. Ай башында илдә халык өчен табигый газ бәясе 3 процентка күтәрелә.
24 августта ОСАГО бәясе үзгәрә – тариф коридоры киңәя. Шулай итеп физик затларга полисның минималь һәм максималь бәясе 10 процентка, компанияләргә – 20 процентка, таксиларга 30 процентка үзгәрә. Әлеге инициатива авторлары ышануынча, бу яңалык тәртипле автомобильчеләр өчен түбәнрәк тариф билгеләргә һәм еш кына юл кагыйдәләрен бозган һәм һәлакәткә эләгә торган машина йөртүчеләр өчен аны югарырак итәргә мөмкинлек бирә. Фото: http://pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/index.php/news/sotsial-tormyish/avgust-ae-yaalyklarga-bay-bulachak

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X