erid:2VtzquqpS7d
“Аю” һәм “Кызыл-Яр” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау үтте
Арча яңалыклары

“Аю” һәм “Кызыл-Яр” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау үтте

Еллык техник карау үткәрү планы буенча Арча районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү дәвам итә.

6 апрельдә чираттагы техник карау “Аю” һәм “Кызыл-Яр” ширкәтләрендә үтте. Техник карауга куелган барлык техника таләпләргә җавап бирә.

 

Габделхак Касыймов, Арча районы Дәүләт техник күзәтүенең Арча районы буенча төп дәүләт инженер-инспекторы


Нет комментариев