erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар күсе агуы ашаган

Аларның бишесе авыр хәлдә дәваханәгә эләккән.

Мәскәү өлкәсе тикшерүчеләре Воскресенск районындагы дәваханәгә китерелгән биш баланың агулану сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буенча баш тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, 3 март көнне полициягә урындагы дәваханәгә балалар бакчасыннан 2015 елда туган биш тәрбияләнүчене китерүләре турында хәбәр итәләр. Балаларга химик матдә белән агулану диагнозы куелган.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер малай комакларны юк итү өчен тәгаенләнгән химик матдәне киштәдән алган һәм башка балаларга да тараткан. Балаларның агу ашаганын белү белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Анда сабыйларның ашказаннарын юдыртканнар.
Билгеле булуынча, хәзерге вакытта балаларның сәламәтлегенә берни дә янамый, алар амбулатор дәвалауда. Тикшерүчеләр тарафыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Balalar-k-se-agui-ashagan-150171/

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X