erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Сикертәндә булды.

Мәдәни мирас

Ике урында үтте инде ул. Икесендә дә жюри әгъзасы буларак та катнаштым. Барган саен ниндидер бер үзенчәлек, яңалык көттем. Бәйгене оештыручылар тарафыннан аңлату җитеп бетмәгәнме, әллә мәдәният хезмәткәрләре аңлап бетермәгәнме, башка еллардагы бәйгеләрдән (темалары бөтенләй башка) аерма күрмәгәннәр.

Бу бәйгенең максаты – гаилә, туганлык җепләрен ныгыту, иҗади гаиләләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, аларны мәдәният тормышында катнашырга тарту, җәмгыятьтә гаиләләрнең ролен үстерү. Ә кайсыдыр булса бер гаилә әгъзасының һөнәрен күрсәтү түгел. Анысы ир солтаны, иң шәп әби, менә дигән яшь килен турындагы бәйгеләргә бара иде.

Тирә-юнебездә гаҗәеп гаиләләр бар: кемдер ачы язмыш сынауларын сынмый, сыкранмый уза, икенчеләр исә тәрбиягә берничә авыру бала ала, аларны үзенеке шикелле итеп тәрбияли, өченчеләр авылда төпләнеп туган нигездә кала, әти-әниләренең шөгыльләрен дәвам итә, алар калдырган мирасны күз карасы кебек саклый… Күңел шушы темаларның ачылуын көткән иде. Дөрес, аңлыйм, андыйлар авыл саен бар, әмма сәхнәгә чыгаруы авыррак. Читтән караганда гына җайлы ул, диярсез. Тик шулай да...

Юк, бәйгедә катнашкан гаиләләргә тел-теш тидерерлек түгел. Алар бар да сокланырлык. Видеофильм да эшләгәннәр, үзләре белән таныштыру өчен шигырьгә кадәр язганнар, шәҗәрә дә ясаганнар, әби-бабайларыннан калган мәдәни мирасны да туплаганнар, талантларын да ачып салдылар. Бәйгедә катнашырга теләүләре үзе үк рәхмәт сүзләренә лаек. Тәкъдир итүләреннән чыгып фикер йөрткәндә, һәр гаилә үзенчәлекле, бай тарихлы, тырыш һәм мактауга лаек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай да Сикертәндә бераз үзгәреш сизелде. Ташкич авылыннан Габдрәшитовлар гаиләсен алыйк. Ләйсән – Мөрәле кызы. Мәктәпне тәмамлагач Казанга техникумга укырга киткән. Әмма авыл үзенә тарткан. Авыл гына түгел, мәхәббәте дә күрше авылда гына булган. Үзе шәфкать туташы, ире Илнур янгын сүндерүче, өч балалары бар. Төпчекләре Инсан әнисе кебек җырларга ярата. Мал-туар, тавык-чебеш асрыйлар, чебиләрне инкубаторда үзләре чыгаралар, умарта тоталар.

Курса-Почмактан Сәмигуллиннар гаиләсе әбиләре шөгылен дәвам итә – икмәк, кош теле пешерә. Дөрес, хәзер заманча җиһазларны кулланалар. Әмма әбиләре кулланган җайланмаларны бүгенге көнгә кадәр саклап килгәннәр. Айдар читкә чыгып китмәгән, Гөлия киленне төп нигезгә алып кайткан. Өч балалары туган. Һәр яктан булган дәү әни Резеда белән дәү әти Таһир алар өчен үрнәк. 

Сарай-Чокырчадан Зилә һәм Ранис Зиннәтовлар гаиләсендә ике бала – Зәйнәп белән Раяз үсеп килә. Зәйнәп тә әнисе кебек җырга оста, аның белән бергә сәхнәләрдә чыгыш ясый. Раяз да алардан калышмаска тырыша. Бәйгедә дә ана белән кыз бергә чыгыш ясады.

Алда – башка зоналарда бәйгеләр. Алар нәрсә белән сокландырыр? Күрербез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X