erid:2VtzquqpS7d
Баскетболны кемнәр яхшы уйный?
Арча яңалыклары

Баскетболны кемнәр яхшы уйный?

Арча беренчелегенә мәктәпләрдә укучы кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Арча мәктәпләреннән барысы 50 кыз катнашты. Җанатарлар бирелеп, шау-гөр килеп карады.

Күптән инде баскетбол ярышларын болай күпләп караганнары юк иде. 1нче урынны Арчаның 7нче мәктәбе командасы алды. 2нче – Арчаның 5нче гимназиясе, 3нче урынны Арчаның 1нче һәм 6нчы мәктәпләре укучыларыннан торган команда алды. Арчаның 2нче һәм 3нче мәктәпләреннән торган команда – 4нче. Барлык катнашучылар да истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Иң яхшы баскетбол уйнаучыларга да бүләкләр бирелде. Алар Арчаның 7нче мәктәбеннән Азалия һәм Зайлә Вәлиевалар, Арчаның 5нче гимназиясеннән – Зәлинә Галиәхмәтова һәм Назгөл Салихова, Арчаның 1нче мәктәбеннән – Ясминә Ибраһимова, Арчаның 6нчы мәктәбеннән –  Рәфинә Шәрәфиева һәм Дилә Арсланова, Арчаның 2нче мәктәбеннән –  Иллария Пашина, Арчаның 3нче мәктәбеннән –  Аделина Зиннәтуллина


Нет комментариев