erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Байлыкны сакларга ярдәм итәләр

Бәйрәм көнендә дә алар уяу булып, беренче ярдәм күрсәтергә әзер торачак.

 

Пандемия вакытында табибларның эшчәнлеге халык алдында үз бәясен тапты, ди белгечләр. Халык моңарчы табибларга төрле караш белән караса, пандемия вакытында күпләр үзләренең ышанычын, дәвасын нәкъ менә шул ак халат ияләре аша тапты.

Бәйрәм көнендә дә алар уяу булып, беренче ярдәм күрсәтергә әзер торачак. Чөнки бу һөнәрне сайлаучылар өчен ял да, бәйрәм көннәре дә, тәүлекнең сәгатьләре дә юк. Алар кешеләргә ярдәм итәргә хыялланып сайлаган һөнәрләренә тугры калып эшли, яши. Хәтта лаеклы ялга чыксалар да, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормыйлар.

Арча районында барлыгы 514 ак халат иясе сәламәтлек сак- лау өлкәсендә эшли. Аларның 70е – табиб, 351 шәфкать туташы һәм фельдшерлар, 32 кече медицина персоналы һәм 151е хастаханәдә төрле эшләрдә хезмәт куючылар. Хастаханәнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Роза Шәйхиева хезмәттәшләрен, ветераннарны бәйрәм белән котлап аларга изге теләкләрен җиткерә. “Сез кешегә бәяләп бетермәслек хезмәт күрсәтәсез, гаиләләргә бәхет китерәсез, буыннарны сәламәтләндерәсез. Сезнең тырышлыкны сындыра торган авыртулар булмасын. Уңышлар, сәламәтлек сезгә! Безнең хезмәткәрләр дәвалап кына калмый, район тормышында һәр чарада актив: өмәдә дә, спортта да, башка күмәк чараларда да без алгы сызыкта”, — ди ул.  Хастаханәнең һәр бүлеге беренче ярдәм күрсәтергә әзер булып эшли. “Көн дә иртәбез ковид турында сөйләшүдән башланып китә, өйгә кайткач та шул турыда уйлыйбыз, — ди хастаханәнең акушер-гинекология бүлеге мөдире, 39 ел дәвамында дөньяга яңа кеше тууда ярдәм итүче, Татарстанның атказанган табибы, райондагы бик күпләрнең “кендек әбисе” Раушания Хәсәнова. — Безнең бүлектә коронавирус белән авыручылар юк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар да туып тора. Ел башыннан 84 бала дөньяга килсә, шуның яртысы март аеннан башлап туганнар. Май, июнь айларында балалар күп туды. Безнең бүлектә эшләүчеләр — бәхет өләшүчеләр. Бәхетне бездә килограмм белән дә, озынлык белән дә үлчәп була. Киләчәктә дә хезмәттәшләрем белән сәламәтлек белән, күтәренке кәефтә эшләргә язсын, районда балалар да күп тусын”. 

“Пандемия чорында гадәттәгечә эшлибез, ләкин саклану чаралары күбрәк кулланыла. Бүлеккә коронавирус белән авыручы,  инсульт кичереп килгән кешеләр булды, аларны дәваланырга Казанга илттек. Медицина хезмәткәрләренең эше катлау- лы гына түгел, хәтәр хезмәт             тә. Безнең бүлеккә 6 районнан авырулар алып киләләр, аларның нинди хәлдә килгәнен белмичә кабул итәбез. Пандемия табиб хезмәтенең хәтәр хезмәт икәнлеген дә күрсәтте.  Бар да яхшы булыр, без ил белән бу мәкерле вирусны җиңәрбез дип уйлыйм. Сәламәтлек гел зур байлык булды. Без, медицина хезмәткәрләре ул байлыкны сакларга, булдырырга ярдәм итәбез. Коллегаларыма беренче чиратта сәламәтлек телим”, — ди Арча районара кан тамырлары үзәгенең бүлек мөдире Ринат Хәстиев. Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахманова фикеренчә, коронавирусны иммунитеты нык кеше генә җиңә ала. “Медицина хезмәтенең авырлыгын аңлаучылар аз, рәхмәт әйтүчеләр дә сирәк. Без, Советлар Союзы чорында үскән балалар, кешегә ярдәм итү, дәвалау, аякка бастыру өчен кулдан килгәннең һәммәсен эшлибез”, — ди 30 елдан артык сәламәтлек сагында булучы табибә.

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле ,кеше сәламәтлеге өчен армый талмый көрәшүче шәфкать ияләре,Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез,авыртучыларыгыз аз булсын,төннәрегез тыныч узсын,гаиләләрегез имин булсын,тыныч тормыш,ак бәхетләр,озын гомер Сезгә!Эшләгән яхшылыкларыгыз,күрсәткән ярдәмнәрегез өчен ЗУР РӘХМӘТ барчагызга да.Ерак районнардан килсәк тә ,якты йөз,тәмле сүз белән каршы аласыз,яхшы киңәшләрегез белән озатып каласыз,йокысыз төннәрегез,яхшы күңелегез өчен рәхмәт Сезгә!

    2
    X