erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

БДИны вузга керүчеләр өчен генә калдыру планлаштырыламы?

2022 елда пандемиягә кадәрге форматта узачак

БДИ, әгәр коронавирусның чираттагы дулкыннары булмаса, 2022 елда пандемиягә кадәрге форматта узачак. Соңгы карар көз көне кабул ителергә мөмкин. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.

“Көз көне илдә нинди хәл булачагын карарга кирәк. Узган елда без шулай ук карар кабул иттек. Әгәр дә ковидның чираттагы дулкыны булмаса, хәл тотрыкланса, без шул ук кысаларда, бәлки, БДИны элек булган гадәти форматта үткәрербез”, — диде Музаев.

БДИны вузга керүчеләр өчен генә калдыру планлаштырыламы, дигән сорауга җавап биреп, Музаев бу мәсьәлә буенча фикер алышуларын хәбәр итте. “Бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара, әлегә без 2021 елда мәктәп укучылары өчен йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре турында Русия Хөкүмәте карары кысаларында эшлибез, ул ел ахырында гамәлдән чыгачак. Ягъни барлык карарлар да пандемия белән хәлнең ничек булачагына бәйле”, — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле булуынча, югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучылары агымдагы елда урыс теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын (ГВЭ) тапшырды. Югары уку йортына керүчеләр исә урыс теле буенча мәҗбүри БДИ һәм укырга кергәндә кирәкле булган фәннәрне тапшырды.
 

Фото: activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X