erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче булып аяк бастылар

Арчаның Горький урамында социаль ипотекага төзелгән йорт хуҗаларын кабул итә башлады.

Беренче булып аяк бастылар

Гөлсинә Зәкиева

Арчаның Горький урамында социаль ипотека буенча төзелгән йорт хуҗаларын кабул итә башлады.

Бу тирәне районның Төньяк бистәсе дип йөртәләр. Кайчандыр анда күпкатлы йортлар калкып чыгар, дип күз алдына да китерә алмадык. Хәзер ул танымаслык булып үзгәрде. Йортлар үсеп чыга, мәһабәт ике балалар бакчасы шунда урнашкан.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән әлеге йорт та М. Горький урамының шушы ягында урнашкан. Бу көннәрдә 44нче йорттагы фатирлар ияләренә ачкычлар тапшырыла башлады. Әлеге йортны “Энергосервис” ширкәте төзегән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без аны ел башында сала башлаган идек. Пандемиягә карамастан, эшне бер көнгә дә туктатып тормадык. Үзебезнең “Армада” оешмасы төзеде аны. Прораб Мәсхүт Фазылҗанов җитәкчелегендәге бригада. Язның да, җәйнең дә матур килүе төзелеш өчен уңай булды. Коры вакытта күтәреп калдык. 3 катлы, 18 фатирлы ул. Бер, ике, өч бүлмәле фатирлар. Эчке эшләр дә сыйфатлы материаллардан гына башкарылды. Аның өчен күңелем тыныч, – диде “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев.

“Энергосервис” ширкәте районда иң күп төзелеш эшләре алып баручы оешмаларның берсе. “Армада” оешмасы, шулай ук социаль ипотека буенча 5 катлы, 45 фатирлы тагын бер йорт төзи. 5 катлы, 45 фатирлы бер йорт коммерция нигезендә “Комсервис” ширкәте тарафыннан салына. Беренче Май урамындагы 4 катлы йорт та файдалануга тапшыру алдында.

Яңа йорттан беренче булып Раилә һәм Альберт Әкъмәлиевлар ачкыч алды. Хуҗалар фатирга иң алдан песи кертеп җибәрделәр, аннан үзләре аяк басты. Җылы, якты, иркен бүлмәләр. Затлы обойлар ябыштырылган диварлар. Беренче булып шулар күзгә ташланды. Йорт каршында да уңайлыклар тудырылган. Керү юлы асфальтланган. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен пандус та эшләнгән. Агачлар утыртылган. Балалар мәйданчыгы да бар.

– 15 елдан артык Өчиледән килеп район судында эшләп йөрдем, – диде Раилә Әкъмәлиева. – Аннан фатир сорап суд департаменты идарәсенә мөрәҗәгать иттем. Әле быел гыйнвар аенда гына гариза биргән идем. Департамент комиссиясе аны карап, мине фатирга мохтаҗ дип тапты. Документларны тикшергәч дәүләт торак фондына юлладылар, ә ул Арчага җибәрде. Килешү төзедек. Фатир бәясенең ун процентын түләдек. Менә шулай фатирлы булдык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X