erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Беренче театр” яшәрә

“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңа сезонны Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ы белән башлап җибәрде.

Классик әсәр, күп тапкырлар каралган булса да, туйдыра торган түгел. Һәр коллектив аны үзенчәлекле итеп куярга тырыша. “Җидегән чишмә”дә ул аеруча сизелә.

Театрга быел яңа җитәкче килде. Рамил Мөхетдинов театр белән электән тыгыз бәйләнештә иде. Режиссер буларак спектакль дә куйды, үзе дә төп рольләрдә уйнады. Хәзер аңа яңа рух өреп җибәрде.

 Коллектив яшь артистлар белән тулыланды. Яшьләр булсалар да, һәрберсе талантлы, сәхнәне яратып йөри, рольләрне чын күңелдән бирелеп башкара. Өлкән буын артистлар белән алар сәхнәдә бер дулкында, килешеп эшлиләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Беренче театр”ны коллектив “Пушкин картасы” буенча һөнәри уку йортлары студентларына да тәкъдим итте, мәктәп укучылары өчен Арча Мәдәният йортында күрсәтте. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр ункөнлегендә Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барып, анда тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясадылар.

Хәзерге вакытта “Җидегән чишмә”ләр яңа спектакльгә әзерлек алып бара. Шул ук вакытта Арча педагогика көллиятендәге театрның “Яшьлек” төркеме дә яңа спектакль әзерли. Бу сезон театр коллективы өчен уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X