erid:2VtzquqpS7d
“Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде 
Арча яңалыклары

“Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде 

Биредә ике атна дәвамында 200гә якын бала ял итәчәк

24 нчы июль көнне Арча педагогия көллияте базасында “Без –Тукай оныклары“ республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады.  

Лагерьны ачу тантанасына район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдьяров килгән иде. Тукай әкияте геройлары катнашында үткән тантана бик күңелле генә килеп чыкты.

Биредә ике атна дәвамында 200гә якын бала ял итәчәк. Барысы да безнең районнан. Ял итүдән тыш алар татар телендә сөйләшергә өйрәнеп, татар халкының гореф-гадәтләре белән дә танышачаклар.

 

 

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев