erid:2VtzquqpS7d
Безнекеләр җиңү яулый
Арча яңалыклары

Безнекеләр җиңү яулый

Бу клубка барабызмы? Матур буласы килә бит!

Без бүген Арчада  район яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров белән SULTANGYM фитнес клубында булдык. Клубның җитәкчесе тренер Адель Сәләхетдинов. Әле яңа гына алар Яр Чаллыда үткән ярыштан җиңүләр белән кайттылар. "Безнең фитнес клуб 2018 елдан эшли, - дип сөйләде безгә Адель Сәләхетдинов. - Дүшәмбе,чәршәмбе, җомга хатын-кызлар шөгыльләнә, калган көннәрне ир-атлар шөгыльләнә. Күрәсез, күпме тренажер бездә. Һәркемгә аерым программа төзелә. Кешенең сәламәтлегенә карап төзелә программа. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә йөри безгә. Физик яктан ныгыйлар, сәламәтлекләре яхшыра. Зур авырлыктагыларның авырлыгы кими. Гәүдәләре матурая. Ярышларда катнашып торабыз. Җиңүләребез бар.Менә әле яңа Яр Чаллыда үткән Рубин-классик ярышыннан җиңүләр белән кайттык. Эдуард Мөхәммәдов һәм Раил Кәримов алтын медаль алып кайттылар".

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев