erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әбине урлаганнар

Без журналистларның хезмәте маҗаралар белән тулы.

 

Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Кичке як иде, эшне төгәлләр  вакыт та җитеп килә. Ишек ачылып китте дә, бүлмәгә таныш булмаган өлкән яшьтәге ябык чырайлы бер ир кеше килеп керде.

– Минем әбине урладылар! – дип башлады ул сүзен. – Миңа әбине табарга ярдәм итегез!

– Нинди әбине урладылар? – мин әйтәм. – Кыз урлаганнарын ишеткән бар иде, әбине урлаганнарын беренче тапкыр ишетәм. Сез кем буласыз?

Бераз сулышы кабып, сүзен дәвам итә алмый утырды ул. Күңелгә төрле уйлар килде, инде әбиләрне урларга тотынганнармы? Мәсьәләне тизрәк ачыклап полициягә хәбәр итәргә кирәк.

– Мин картлар йортында яшим, –диде ул. – Шунда бер әби белән өйләнешеп яши башлаган идек. Үзебезгә аерым бүлмә бирделәр. Шунда Яңа елны каршыларга иде исәп, район үзәгенә барып чыршы алдым. Кайтсам – әбием юк! Эзләп алҗып беттем, берәү дә кайда икәнлеген белми, миңа аны табарга ярдәм итегез!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый вакытта ничек булыш-мыйсың инде, билгеле, беренче чиратта картлар йортына шалтыратып мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышам. Бабайның бездә утыруын да әйттем инде. Әмма анык җавап ишетмәдем.

Бераздан коридорда ниндидер тавышлар ишетелде, шау-гөр киләләр. Участок инспекторы килгән, картлар йортыннан качкан бабайны эзли икән.

– Бабайны беркемгә дә бирмим! – мин әйтәм. – Ул бездән ярдәм сорый, моңарчы редакциягә килгән кешене биреп җибәргән юк әле. Без хәзер прокуратурага керәбез.

Прокуратура белән редакция биналары янәшә генә, сораулар туганда без аларга еш мөрәҗәгать итәбез, алар белән эш итүе рәхәт.

Чынлап та прокуратурага керүебезне күргәч безнең арттан килгән инспектор китеп барды. Прокуратурада картлар йортындагы хәлләр белән таныш булып чыктылар. Бергә яши башлагач бабай әбине (законлы хатыны дипме) чеметкәли, суккалый башлаган. Шуңа әбине бабайдан яшергәннәр. Әмма ул да үзен хак-лы саный – законлы хатынының язмышын белергә тиеш.

Икенче көнне мин картлар йортында булып, әбинең үзе белән дә очрашып кайттым. “Кул уйнатырга ярата, аның белән яшәп  булмас инде”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X