erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәрәңгенең килосын берәүләр 37 сумга сатып торалар иде...

Ярминкәдә бәяләр ничек булды?

Ярминкәдәге бәяләр белән кызыксынып шалтыратучылар булды.  Ярминкәдә бәяләр ничек булды, каз-үрдәк бар идеме, миләш-балан алып килгән иделәрме, карп балыгы саттылармы, ашлык, бәрәңгенең бәяләре ничек? Бәрәңгенең килосын берәүләр 37 сумга сатып торалар иде. Колхоз бәрәңгесе түгел, үзебезнеке, шәхси хуҗалыкныкы, диделәр. 30 сумнан да бар иде бәрәңге. Анысы үзебезчә әйтсәк, колхозныкы. Ашлыктан бодай сатып торалар иде, килосы 17 сумнан.

Каз, үрдәк, бройлерлар сатуда бар иде. Берәү әлләни зур булмаган  бройлер алды. Бәясе  600 сумнан артып китте. Үрдәкнең бер килосы 400 сум, казның килосы 500 сум, диделәр. Сатучысы бер кечкенә генә үрдәк түшкәсен үлчәп караган иде, бер мең сумга якын булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миләш-баланны сатуда күрмәдем. Ә менә карп балыгы күп иде. 180-200 сумнан. Анысын атна уртасында да алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X