erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Бәрәкәтик”лар өчен тәм-том

Арчаның “Көнбатыш” мәчетендә балалар өчен рухи тәрбия һәм сәламәтләндерү курсларының ябылу тантанасы булды.


Арчаның “Көнбатыш” мәчетендә балалар өчен рухи тәрбия һәм сәламәтләндерү курсларының ябылу тантанасы булды.
Җәйге ял
Җиде көн дәвамында барган бу курсларда 37 бала ял иткән һәм дини белем үзләштергән. Шуларның 25е кызлар, калганнары малайлар. Һава Садыйкова белән Гомәр Төхвәтуллин җиде көн дәвамында алар белән бергә булган.
Гадәттә, дини бәйрәмнәрне бу мәчеттә зурлап билгеләп үтәләр. Ураза гаете көнне мәчет каршында балалар өчен бик зур бәйрәм оештырганнар иде. Теләге булган һәр бала катнаша алды. Викторина, уеннар белән үрелеп барган бу чарада балаларны тәм-томнар белән сыйладылар, попкорн, татлы мамык өләштеләр. Батут та куйганнар иде, анда сикермәгән бер бала калмагандыр. 
Курслар ябылу тантанасы да нәкъ менә шулай истә калырлык итеп оештырылган. Мәчет каршында өстәлләр сый тезгәнне көтеп тора, шарлар бәйрәм рухын өсти, казанда пылау пешә, малайлар һәм кызлар батутта сикерә, татлы мамык белән сыйлана.
Әле балаларның барысы да урамга чыкмаган иде. Курслар үткән бинага таба юл алдык. Каршыга өч кыз йөгереп чыкты. Аралашып киттек. Бик ачыклар, матур сөйләшәләр. Зур Бирәзәдән апалы-сеңелле Энҗе һәм Мәрьям Әхмәтовалар, Язилә Хәйретдинова булып чыктылар. Язилә исәнләште дә урамга чыгып йөгерде. Ә менә Энҗе һәм Мәрьям бик теләп алган тәэсирләре белән уртак-лаштылар.
– Җиде көн йөрдек. Шушы кыска гына вакыт эчендә “Әлифба” музеенда да, янгын частенда һәм страуслар фермасында да булдык. Бик ошатып кайттык, – диде Энҗе. – Моннан тыш, догалар укыдык, пәйгамбәрләр турында бик күп мәгълүмат белдек, викториналарда катнаштык. Бик яхшы һәм тәмле ашаттылар.
Кызларның икесе дә намаз укыйлар, мәчеткә йөриләр. Әниләре Гөлнара Зур Бирәзә мәчетендә мөгаллимә икән. Алар үзләре белән биш яшьлек энеләре Салаватны да алып килгәннәр. “Ул әле намаз укымый. Әмма сүрәләр белә”, – диделәр кызлар.
Икесенең дә кулларында тәм-том тутырылган каплар. Сораулы карашыбызга Мәрьям җавап бирде.
– Актив катнашкан өчен безгә “бәрәкәтик”лар бирделәр. Бер “бәрәкәтик” бер сум. Бүген шуларны менә шундый тәмле әйберләргә алыштырдык. Үзебез нәрсә телибез, шуны алдык, – диде ул. – Минем “бәрәкәтик”ларым күп иде.
Кызлар бик теләп фоторәсемгә төштеләр, аннан урамга, бәйрәм булган урынга чыгып йөгерделәр. Ә без икенче катка күтәрелеп, вожатыйларның берсе Һава Садыйкова белән очраштык. Шул арада гына да берничә бала аның янына килеп, кочаклап, барысы да яхшы булды, дип рәхмәт әйтеп китте. Күренеп тора, кызларга апалары да, курслар да бик ошаган.
– Әйе, бик яратып һәм теләп йөрделәр. Экскурсияләргә бардык. Аларда бик күп нәрсә белделәр. Корьән укыдык, догалар өйрәндек. Мөхәммәт пәйгамбәрнең  (с.г.в.) тарихы белән таныштырдык. Туклану да (иртәнге һәм төшке аш) яхшы оештырылган иде. Балалар өчен истә калырлык көннәр булды бу.
– Балаларның күңелен күрә алганбыз икән, без шуннан канәгать. Алланың рәхмәте белән җәйге курсларның соңгы көнендә балаларыбызга бәйрәм оештырдык. Уеннар, батут, татлы мамык, бүләкләр – барысы да булды, – диде Равил хәзрәт Ибраһимов. – Оештыруда ярдәм итеп, үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтлебез. Аллаһ Раббыбыз кабул итсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X