erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел яз иртәрәк килә

Бүген узган республиканың гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә шулай дип белдерделәр.

Аңа карап республикадагы хәл башка еллардан әллә ни аерылмый. Алдан чарасын күреп куйган районнарда су басу куркынычы янамый. Беренчедән, быел кар күп булмады.Икенчедән, туң да башка елдардан кимрәк,димәк кар суы җиргә сеңәчәк. Шулай да, сакланганны Ходай саклаган дигәндәй, алдан аяк киенеп кую комачауламас. Бу турыда соңыннан район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында да сөйләшенде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов алып барды. Елдагыча барлык буаларда кизү тору оештыру,бигрәк тә райондагы иң зур Көтек плотинасын күз уңында тоту кирәк. Кәче авылы ел саен Казанка ташыганда икегә аерыла. Ар якта калган 73 хуҗалыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин мәсьәләсе дә каралды. Утырышта катнашкан авыл җирлеге башлыкларына һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комплексы җитәкчеләренә бу чорда уяулыкны арттыру бурычы йөкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X