erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел нәрсәләр эшләнәчәк

Татарстанның “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк башкарма комитетында илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елда беренче утырыш булды Рәсемдә Арчаның 6нчы мәктәбе.

Видеорежимда үткән утырышны эшче комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты.

– Быел Россиянең Дәүләт Думасына сайлаулар булачак, – дип сөйләде Татьяна Ларионова. – Без сайлаучылар белән һәрдаим элемтәдә торырга тиеш. Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча без эшебез белән халыкка кул кушырып утырмавыбызны дәлилләргә тиеш.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев үз чыгышында: “2020 ел авыр булуга карамастан, барлык планлаштырылган чаралар эшләнде”, – диде. Татарстанда узган ел төзелеш, төзекләндерү эшләренә 30,7 млрд сум акча юнәлдерелгән. Республика  барысы 50 федераль (төбәк) проектны тормышка ашыруда катнашкан. Ә быел Татарстанда 44 проектны тормышка ашыру каралган. Аларга 22,9 млрд сум акча юнәлдерелгән. Республикада 16 балалар бакчасы, 2 мәктәп, 1 спорт залы, 3 мәдәният йорты төзеләчәк, 54 парк һәм скверлар, 2 спорт залы төзекләндереләчәк һ.б. эшләнәчәк һәм үзгәртеләчәк.

– Илкүләм проектлар кысаларында нәрсә эшләнәчәк – районнарга җибәрдек, – диде Татьяна Ларионова.

Безнең районда быел илкүләм проект кысаларында Арча–Әтнә, Шушмабаш–Сәрдәбаш, Арча–Мари Иле чиге юллары төзекләндереләчәк. Арча үзәгендәге мәйданны заманча уңайландыруның, нык-лап төзекләндерүнең 4нче өлеше һ.б. эшләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Узган ел пандемия булу сәбәпле җыелып эшләнгәннәрне карау мөмкинлеге булмады, – дип сөйләде Татьяна Ларионова. – Быел мондый чараларны үткәрербез, дип уйлыйм. Мәсәлән, Арча районы Яңа Чүриле психоневрология интернатында нинди уңайлы объект эшләнде. Карарга, уңай тәҗрибәләрне күрергә, өйрәнергә, халыкка җиткерергә кирәк.

Мәктәпләрдә шахмат уйнау зоналары оештыру турында да җитди сөйләшенде.

– Шахмат ул уен гына түгел, ул үсеш тә, – дип ассызыклап үтте Татьяна Ларионова.

Соңыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән сөйләштек.

– Район мәктәпләренең барысында да диярлек шахмат уйнау зоналары бар, – дип сөйләде Рамил Данилович. – Илкүләм проект кысаларында 5 мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылды. Аларда заманча шахмат зоналары эшләнде. Быел мәктәпләрдә уңайлы шахмат уйнау урыннарын булдыру эше дәвам итә. Һәм шулай ук быел илкүләм проект кысаларында 5 мәктәптә химия, биология, физика фәннәре бүлмәләрен төзекләндереп җиһазландыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре илкүләм проект

2
X