erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәмнәрдә табигатьтә шашлык пешерүдән баш тартырга туры киләчәк

15 апрельдән торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре һәм урманга якын урнашкан ял базаларында планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны бетерү, Республикада янгын куркынычсызлыгы тудыру буенча комиссия утырышында Татарстанның быелгы янгын куркынычы тудырган сезонга нинди хәзерлек белән килүе турында сөйләшенде. Утырыш видеоконференция режимында үтте һәм аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

– 2021 елда республикада 21 урман яну очрагы теркәлде. 6 миллион сумнан артык зыян килде. Шулай ук республикада коры үлән, чүп, каты көнкүреш калдыкдары яну белән бәйле 2068 янгын булды,   – диде ул. – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык, муниципаль берәмлекләрнең бердәм тырышлыгы белән генә хәлне тотрыкландыра һәм янгынның яңа очракларын тудырмый кала алдык.

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында карар кабул ителүе турында белдерде. 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә коры үлән, чүп-чар яндыру, шулай ук табигатьтә, ачык утта ризык әзерләү катгый тыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Коры үлән янып китү сәбәпле узган  ел кешеләр үлеменә юл куелды. Андый хәлнең бездә бөтенләй булганы юк иде, – диде Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин.

         Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак. Гражданнар өчен штрафның күләме 2 мең урынына 4 мең, вазифаи затларга 15 мең урынына 30 мең сум булачак. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган юридик затларга 400 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. 15 апрельдән торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре һәм урманга якын урнашкан ял базаларында планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X