Реклама
Бәлки, тукталышны каплавыч белән эшләп буладыр?
Беркөн Кенәр ягына барыш иде. Хәйран гына суытып җибәргән көн бу. Буранлап та тора. Кенәр борылышында тукталышта өч хатын-кыз басып тора. Туктатып утыртты шофер. Күренеп тора, туңганнар. "Сәгатьтән артык басып торабыз инде. Машинасы да юк. Җылыныр урыны да. Нигә җылы урын ясамыйлар икән?" - диде берсе. Икенчеләре аның сүзен җөпләделәр. Бераздан җылыга кергәч тындылар.
Чыннан да, башына төшкән кешегә бик кыен. Бөтен кешенең дә капка төбендә машинасы көтеп тормый. Үземнең дә чат башында машина көтеп торган бар. Кыр. Дүрт яктан үзәккә үтәрлек җил исә. Машина юк.
Алар мичкә ягыла торган урын сорамыйлар. Бу турыда кайчан карама әллә никадәр кеше машина көтеп тора бит. Бәлки, тукталышны каплавыч белән эшләп буладыр?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз