erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дарулардан бушлай файдалан, акчасына кызыкма!

1 октябрьгә дә ерак калмады. Ә аңарчы социаль җыелмаларның язмышын хәл итәргә кирәк. Социаль хезмәтләрдән ягъни дарулар, санаторийлар, транспорттан бушлай файдаланыргамы, әллә акчасын алыргамы?

 Без иң башта Пенсия фондының Арчадагы халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

–Районда социаль җыелмалардан 7228 кеше файдаланырга хокуклы, – дигән мәгълуматны бирде безгә Рузия Илсуровна. –  Шуның 4619ы бушлай дарулардан файдаланудан баш тарткан. Ә 2609ы дарулардан бушлай файдалана. Бу социаль җыелмалардан сугыш ветераннары, төрле сугышчан хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һ.б. файдалана. Әгәр дә социаль җыелмалардан файдаланырга хокуклы кешеләр карарын үзгәртергә тели икән 1 октябрьгә кадәр пенсия фондына гариза язарга тиеш. Мәсәлән, моңарчы дарулар өчен акчасын алып килгәннәр бушлай дарулардан файдланырга уйласа – гариза яза. Гаризаны электрон челтәрләрдә дәүләт хезмәтләре аша, пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә килеп язарга була. Бу мәсьәләне хәл итү өчен  быел иң соңгы көн – 30 сентябрь. Әгәр дә үзгәрешләр кертергә теләмиләр икән – гариза язарга кирәкми. Сораулар туса, телефон: 3-00-79. Бүген социаль җыелмалар 1313 сум 44 тиен тәшкил итә. Шуның даруларга каралганы – 1011 сум 64 тиен, санаторийларга – 156 сум 50 тиен, транспортка – 145 сум 30 тиен.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Социаль җыелмаларның дарулар, медицина хезмәтенә кагылган өлеше турында район хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов белән сөйләштек.

– Без алдан даруларга гариза бирәбез. Бушлай дарулардан файдалану-файдаланмау мәсьәләсен алдан хәл итеп куярга кирәк, – дип сөйләде баш табиб Рифат Илшатович. – 2022 елда социаль җыелмалардан файдаланырга хокукы булганнарның 64,9 проценты бушлай дарулардан баш тарткан, нибары 35,1 проценты гына бушлай дарулардан файдалана. Бу сәламәтлек белән бәйле бик җитди мәсьәлә. Нәрсә булмас?! Сәламәтлек кинәт кенә начарланып китәргә, хроник авырулар кискенләшергә, яңа чирләр ачыкланырга мөмкин. Мәсәлән, шикәр диабеты чиренең дарулары 60 мең сумнан 120 мең сумга кадәр, ә онкология чиренең дәвасы 1 млн. сумга кадәр һәм аннан да артып китәргә мөмкин. Кыен хәлдә калу ихтималы бар. Миллионнарча сумга дәваланучылар да юк түгел. Ә инде, акчасын алмыйча, бушлай дарулардан файдаланучыларга кыйммәтле медицина дәвасы алу мөмкинлеге бар һәм алар моннан файдаланалар да. Мин  җитди уйланырга һәм дөрес нәтиҗәгә килергә чакырам. Беруңайдан шуны да әйтеп үтәм: ел саен медицина тикшерүе үтеп торырга кирәк. Моның өчен үзеңнең участок табибыңа киләсең. Һәм тиешле анализларны бирергә, медицина белгечләренә күренергә киңәш ителә. Сәламәтлек турында даими кайгыртып торсаң гына сәламәт буласың. Коронавирустан вакцина ясау турында да искә төшереп үтәм. Бу мәкерле йогышлы чирдән иң нәтиҗәле саклану чарасы – вакцина. Хәзер ул безнең районда ике төрле юл белән ясала. Борынга сиптерү һәм шприц белән беләккә кадау юлы белән. Икесен дә нәтиҗәле дип саныйм. Бүген бездә “Спутник-V” вакцинасы ясала. Прививка район хастаханәсе поликлиникасында, Яңа Кенәр участок хастаханәсендә һәм Шушмабаш амбулаториясендә үткәрелә. Халык соравы буенча җәмәгать урыннарында да вакцина     ясауны оештырырга була. Үз-үзебезне саклыйк, сәламәт булыйк, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X