erid:2VtzquqpS7d
Дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык районнарына да җибәрелә
Арча яңалыклары

Дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык районнарына да җибәрелә

Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.

Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.

Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.

«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль салкын өч көн булачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/science/11-01-2021/tatarstanda-salkynda-m-kt-pl-rd-d-resl-rne-kichekter-turynda-a-lattylar-5798240


Арча хәбәрләре

Нет комментариев