erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дәрәҗәле бүләккә ия булган райондашларыбызны КОТЛЫЙБЫЗ!

Райондашларыбыз дәрәҗәле бүләкләргә ия булды.

Озак еллар намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен “Курса МТСы” ширкәте директоры Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймалетдин улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Озак еллар намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Курса МТСы” ширкәте директоры Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймалетдин улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты  белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Курса МТСы” ширкәте директоры Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймалетдин улы Арча муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерү буенча озак еллар һәм  нәтиҗәле эшләве өчен “Төзү материаллары комбинаты” директоры, Арча районының волейбол федерациясе рәисе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Арча муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улына, бүлекнең баш белгече  Хәйретдинов Фәрдүс Фарух улына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыкның Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X