erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дуслык күпере салынды

Балалар бакчаларында күңелле бәйрәм кичәләре еш үткәрелә. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, нәниләрнең көннәре мавыктыргыч узсын өчен төрле чаралар оештырабыз

Быелгы уку елы коллективыбыз өчен шактый уңышлы  булды. Тырыш хезмәтебез өчен бакча район мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә май аенда  эш нәтиҗәбезне йомгаклап, “ Татмедиа” АҖ  тарафыннан нәшер ителүче “ Салават күпере” һәм “ Сабантуй” журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Балалар да Казан кунакларын түземсезлек белән көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Бакча белән танышырга дип әлеге журналларның редактор урынбасарлары-  Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы, Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Сабыйлар кунакларны чәк-чәк һәм якты йөз белән каршы алдылар. Бакча мөдире Фәния Гыйззәтуллина  ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде, эшчәнлек белән таныштырды. Төрле милләтләрнең дуслыгын күрсәтү максатыннан оештырылган музеебызда балалар катнашында “ Әминәнең туган көне” исемле чыгыш күрсәтелде. Тәрбиячеләр Венера Искәндәрова, Гөлфинур Зәйнакова, Эльмира Фатыйхова, Гүзәл Альмеева “ Беренче театр” комедиясеннән өзек тәкъдим иттеләр. Алга таба очрашу балалар чыгышы белән дәвам итте. Алар кунак апалар өчен туган телләрендә кызыклы шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күрсәттеләр.  

   “ Салават күпере”, “ Сабантуй” журналлары балалар, тәрбиячеләр, укытучылар өчен кызыклы проектлар оештырып тора. Аларны без үз эшебездә бик теләп файдаланабыз. Заманча эшләнгән проектлар туган телне җиңел үзләштерергә ярдәм итә, балаларда кызыксыну уята. Мәсәлән, “ СалаваTIK”лар дигәнен безнең балалар аеруча үз итте. Тәрбиячеләр “ Күңелле әлифба” проектын өйрәнүне башлап җибәрделәр. Журнал хезмәткәрләре үзләре дә буш кул белән кайтмаган. Алар, яңа бәйгеләр, башкарган хезмәтләре турында сөйләп,балаларга  журналлар бүләк иттеләр. 

   Очрашуда катнашкан район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина яшь буынны тәрбияләүдә тыгыз хезмәттәшлек  иткәннәре өчен журнал хезмәткәрләренә мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хатын тапшырды. 

   Кунаклар үзәк китапханәдә Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе укучылары әзерләгән чыгышны карадылар, балалар белән аралаштылар. “ Татар теле бетә дип борчылып йөрибез, ә Арчада әнә ничек матур итеп туган телләрендә сөйләшәләр. Тукай җирлегендә бу шулай булырга тиеш тә”- дип белдерделәр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“ Салават күпере”, “ Сабантуй” журналлары һәр татар гаиләсендә булырга тиеш. Алар- балачак юлдашлары. Бүген ике арада салынган дуслык күпере киләчәктә тагы да ныгыр дип ышанабыз.  

Бакчаның татар теленә өйрәтү буенча  

                                                                                                  тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X