erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егетләр армиягә китте

Әле язын гына егетләребезне армиягә озаткан идек. Ни арада вакыт үтеп киткән, көзге чакырылыш та килеп җитте

 

Бүгенге көндә Арча һәм Әтнә районнарыннан 160тан артык егет армия сафларында хезмәт итә. Быел көз алар сафын тагын 60тан артык егет тулыландырачак. Октябрь аенда гына да 15 егетебез армиягә китәчәк. Беренчеләрдән булып 5 егетне озаттык.

Гадәттәгечә, гади авыл малаеннан генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның туган авылы Иске Кишеттәге музей-йорты каршында зур тантана ясап озаттылар аларны. Армиягә китүчеләр көне үткәрелде биредә. Башта егетләр музей белән таныштылар. Җитәкчесе Гөлфия Габитованың һәр сүзен кызыксынып тыңладылар. Музей-йорт тагын да баетылган, кызыклы материаллар белән тулыландырылган. Бу яңалыкка игътибар итми мөмкин түгел иде. Айдар хәзрәт Сафиуллин район мөхтәсибәте исеменнән бүләк итеп Коръән китабы да калдырды.

– Туган җирне саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Кая гына булсагыз да, үзегезнең Арча, Әтнә якларыннан икәнлегегезне онытмагыз. Сез – районыбызның йөзе. Намус белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

– Илдә тынычлык булсын. Онытмагыз, сезне туган ягыгызда көтәләр, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Айдар хәзрәт Сафиуллин да изге теләкләрен җиткерде, хәерле юл теләп Коръән укып дога кылды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Әмма бүләкнең иң зурысын әти-әниләр алды. Балалары хезмәт иткән часть командирларыннан килгән рәхмәт хатлары ул. Уллары Рәис Нигъмәтҗанов, Алмаз Әхмәтҗанов, Рамазан Лотфуллин, Азат Хәмзинга бирелгән рәхмәт хатлары әти-әниләренә армиягә алынучы егетләр каршында тапшырылды.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Резеда Хәмзина ире Рафаэль белән килгән иде. Сөенече йөзенә үк чыккан. 

– Азат 7 июльдә армиягә китте. Арча педагогика көллиятенең физкультура бүлегендә укыган иде. Десантчы булам, диде. Хәрби комиссариатка үзе шул хакта барып әйтте. Хәрби комиссариат Түбән Аты егете белән икесен Коркачыкка махсус курсларга  җибәрде. Башта Кырымда хезмәт итте, хәзер Новороссийскига күчерделәр. Рәхмәт хаты улыбызның намуслы хезмәтенә бәя, – диде Резеда ханым.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов егетләргә теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.

– Армиягә киткән көннән алып хезмәт итеп кайтканчыга кадәр без сезне күз алдыннан югалтмыйбыз, – диде ул. – Контрольдә тотабыз, хәлләрегезне белеп торабыз. Курыкмыйча хезмәт итегез, исән-сау булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X