erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ерак араларны якын итеп

Музыкаль сәфәр


“Күңел” радиосы үзенең 25 еллык юбилеен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булган. Шул уңайдан республика шәһәр, районнарына музыкаль сәфәргә чыккан.
Беренче булып ул сәфәрен Арчадан башларга булган. 9 июньдә “Күңел” десанты Арча шәһәре стадионына килде. Киче дә бик матур булды. Күктәге кара болыт та туктап калды, җил дә исмәде, һавасы да рәхәт иде. Халык та күп җыелган. Хәтта күрше Балтач, Әтнә районнарыннан да килгәннәр. Һәм тамашачыга чара ошады.
Бу матур шоу-программаны алып баручылар Ришат Хаҗиев, Гөлинә Госамова, Алмаз Хәйртдинов  бер сүз белән әйткәндә – ут. Үзләре дә баскан урыннарында тик тора алмыйлар, тамашачыны да тик тотмыйлар. Сораулар бирәләр, шунда ук җавабын да “тартып” алалар, бүләген дә бирергә онытмыйлар, җырлаганда тамашачыны бөтереп биергә дә алып чыгып китәләр. Хәер, биеми түзә торган да түгел. Чөнки җырчылар – тамашачы яраткан, көтеп алган танылган татар эстрадасы йолдызлары. Шуларны күрү, ишетү өчен күрше районнардан да килгәннәр бит. Җырчылар да тамашачылар белән бергә биеп, үзләре дә сорау-җавап бирешеп, күңелле ял оештырдылар. Әнә шулай татар эстрадасының популяр артистлары һәм радио алып баручылары кич дәвамында арчаларның күңелен күрде, кәефен күтәрде. “Күңел” радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән очрашу, аларның чыгышларын тыңлап хозурлану, соңыннан фотога төшү – барысы да бер кичтә булды.
Арчага музыкаль сәфәргә “Күңел” радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова да килгән иде. Шундый мөмкинлектән файдаланмый кала алмадык һәм Лилия ханымга берничә сорау бирдек.
– Иң беренче, сәяхәтегезнең максаты нидә?
– Сәяхәтнең максаты – районнардагы радио тыңлау-чыларыбыз белән якыннан танышып, аралашып кайту. Беренче сәфәребезне Арча районыннан башларга булдык. Безнең “Күңел” радиосы 25 ел эшләп килә. Шуның биш елы Арча халкы белән бергә. Арчалар белән без бергә, бер дулкында. Иң актив хәбәрчеләребез, дия алам. Даими язалар, сәламнәр, котлаулар юллыйлар. Алар яшәгән төбәкне, биредә яшәүче тыңлаучыларыбызны үз күзләребез белән күрәсебез килде.
– “Күңел” радиосы Чаллыда. Якын-тирәдә генә урнашкан районнар да күп. Шулай да, ерак араларны якын итеп ни өчен беренче булып нәкъ менә Арча районына юл тоттыгыз?
– Арча халкы кунакчыллыгы белән җәлеп итте. Район хакимиятенә шалтыратып, Арчага килергә теләвебезне җиткергәч, бик шатланып кабул иттеләр, килегез, диделәр. Матур каршы алдылар. Җитәкчеләргә зур рәхмәт.
– Арча турында беренче тәэсирегез?
– Беренче булып Арчаның, стадионның матурлыгына таң калдык. Халкының йөзләре нурлы. Якын итеп каршы алдылар. Күп булып килгәннәр. Һәр чыгышны алкышлап карыйлар, җырчылар, алып баручыларга кушылып бииләр. 
– Эстрада җырчыларыннан кемнәрне алып килдегез?
– Ильвира Хамматова, Наил Әнәсов, Инсаф Мәрданов, Алинә Сәфиуллина, ИлГәрәй, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов. Наил Әнәсов үзебезнең Чаллы егете. Чыгышлар уеннар белән үрелеп бара. Аннан Арча кебек кунакчыл якка буш кул белән барырга ярамый. Үзебез белән күчтәнәч-бүләкләр дә алып килдек.
– Сез тагын ничә районда булырга планлаштырасыз?
– Үзебезнең ешлыкта булган Мамадыш, Биектау, Буа районына барачакбыз. Көзен Казанда зур концерт  планлаштырабыз.
Шундый матур чара оештырып, Арча төбәгендәге актив тыңлаучыларын сөендергән өчен “Күңел” радиосы коллективына зур рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X