erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эш, тиешенчә хезмәт хакы, торырга урын белән тәэмин итәләр  

Мөмкинлекләре, уңайлыклары бик күп .

Ни өчен? Уйлап кына карагыз әле, соңгы вакытта бу сорауны үз-үзебезгә бик еш бирә башладык. Ни өчен тормыш болай үзгәреп китте? Ни өчен тырыша-тырыша укып та балаларыбызга эш юк? Ни өчен гаиләләр бозыла, ятим балалар саны арта? Ни өчен хезмәт хакы белән ипотека, кредит түләп бетереп, ай буе очны-очка ялгап барырга мәҗбүрбез? Ни өчен яшьләр үз-үзләренә кул сала, җинаять юлына баса, “яшел елан” белән дуслаша? Ни өчен? Ни өчен? Бу сорау гөрләтеп тормыш алып барырдай ир-егетләрне генә түгел, балаларының чарасызлыктан интегүләрен күреп йөрәкләре әрнегән әти-әниләрне дә бик борчый.

Тик нинди генә авыр хәлдә калма, чыгу юлын табарга була. Бары тик тирә-юньгә күз салырга, киртәләрне җимерә алырлык юлны күрә белергә генә кирәк. Күп итеп лотерея алып караргамы? Кем белә, бәлки, бәхет елмаер, миллионнар отып куярсың? Сандык тулы алтын эзләп сәяхәткә китәргәдер, бәлкем? Көлкеме? Көлке шул. Әйдәгез, юлын бергәләп эзләп карыйбыз. Мәсәлән, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов шуларның берсен һәм иң уңайлысын тәкъдим итә. Ул контракт буенча хезмәт итәргә китү.

– Коронавирус чорында кешеләргә өйдә ятарга туры килде бит. Шул вакыт “Сезгә һәм туганнарыгызга даими эш рәвешендә контракт буенча хәрби хезмәт тәкъдим итәбез. Контракт хәрби хезмәтен 40 яшькә кадәрге, шул исәптән армия сафларында хезмәт итмәгән гражданнар да үтә ала”, дип, бөтен шартларын язып 1700 кешегә белдерү кәгазе җибәрдем. Ышанасызмы, юкмы, эшсез, акчасыз утырсалар утырдылар, бер кеше дә контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдереп килмәде. Аңламыйм мин кешене, нәрсәдән куркалар? – диде аптырап Алмаз Борһанов. – Юк, безнең максат күпмедер кеше җыю түгел, безгә аны мәҗбүр итеп тә куймыйлар. Үзебезчә авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Мөмкинлекләре, уңайлыклары бик күп бит.

Аңлыйм, без, әти-әниләр балаларны күз алдыннан җибәрәсебез килми. Күз алдыбызда булса, тыныч, имеш. Хезмәт урыны булмау сәбәпле, шабашкага йөреп иртә таңнан торып кичке караңгыга кадәр баш күтәрми эшләсә, аякларын көчкә күтәреп кайтып кереп, икенче көнне тагын чыгып китсә дә, югары белем турындагы диплом белән йөк төяүче булып эшләргә мәҗбүр булсада ярый, иң мөһиме, янда гына торсын. Хәзер шулай. Үзебезнең яшь чакларны искә төшереп карыйк әле. Укырга керергә дә үзебез бардык, эшкә дә үз тырышлыгыбыз белән урнаштык. Мөстәкыйль идек. Ә хәзер? Әти-әни әйтсә эшлиләр, юк икән... үзегез беләсез. Үсеп җиткәч, үз сукмакларын үзләренә ерырга мөмкинлек бирергәдер, бәлки?

– Контракт буенча хезмәт итәргә китү сугышка керү дигән сүз түгел бит инде. Ул 5 көнлек эш графигы, 2 көнлек ял, 9дан 19 сәгатькә кадәр эш, 2 сәгатьлек ял вакытын үз эченә ала. Бу эш нигезендә даими хезмәт хакы (25 мең сумнан башлап, шуңа әле төрле өстәмәләр кушыла) бирелеп барыла. Бөтен акчасын гаиләне алып барырга тотып, үзенә яхшы кием сатып алырга куркып торган әнисенә дә булышырга мөмкинлек туа. Гаиләсе булганнарга мәктәп, балалар бакчасы турында кайгыртырга кирәкми. Торырга үз фатиры була. Барлык гаилә әгъзаларына бушлай медицина ярдәме күрсәтү, түләүсез хәрби киемнәр, еллык түләүле ял, бушлай юл чыгымнары – бу уңайлыкларның барысы да уйланырга мәҗбүр итә. Ә 2016 елдан югары, урта һөнәри белеме булган, сәламәтлеге туры килгән гражданнарның хәрби хезмәтне контракт хезмәтенә алыштыру мөмкинлеге дә туды, – дип аңлатты хәрби комиссар.

Ягъни, армиягә бармыйча, контракт буенча хезмәткә китәргә була. Хәрби хезмәт урынын егетләр үзләре сайлый ала. Анда барлык солдатларга ай саен бирелә торган 2 мең сум акча белән калмыйсың, тиешле хезмәт хакын аласың. Дөрес, ул 2 ел. Әмма эшең, хезмәт хакың, торыр урының булганда, ул вакыт сизелми дә үтеп китә. Аның каравы, егетнең дә, әти-әнисенең дә күңелләре тыныч. Ярты елдан отпускка кайта ала, ошаса, тагын килешү төзеп кала, юк икән, 2 елдан кайтып китә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Данис Хөсәенов, Илфир Заһидуллин контракт буенча хезмәткә китәргә җыена. Егетләр белән элемтәгә кердек. Данис Арчаның икенче мәктәбендә укыган, аннан Казанга китеп, техникумда программист һөнәре үзләштергән. Кулына диплом алган егет алдында армиягә бару мәсьәләсе килеп туа.

– Контракт буенча китәргә тәкъдим ясадылар. Әти-әни белән киңәшләштем. Каршы килмәделәр, шуны сайларга телисең икән, бар, диделәр. Программистка монда да эш җитәрлек, анысы. Техникумда ук берничә урынны тәкъдим иттеләр. Әмма мин тәвәккләргә булдым. Оренбург шәһәренең Тоцск шәһәреннән шалтыратып чакырдылар да инде. Хезмәт хакы 26800 була, физик әзерлек буенча күнегүләр тапшырсам, 10 мең сумга арта. Эштән соң буш вакытың була. Тулай торактан урын бирелә. Фатирда яшәргә теләсәң, аның өчен түлиләр. Киемнәр бушка. Тагын бик күп уңайлыклары бар. Ошап китсә, калсаң да начар түгел, – диде Данис.

Ә Илфир кечкенәдән хәрби булырга хыялланган. Әмма мәктәпне тәмамлагач Казан төзелеш көллиятенә укырга киткән. Ниһаять, аның теләге тормышка ашкан: контракт буенча хезмәткә китәргә тәкъдим иткәннәр.

– Сөенеп кабул иттем. Әниләр башта каршы килгәннәр иде, аннан алар да ризалашты, – диде Илфир. – Китәсе булгач, эш эзләмәдем дә. Түбән Новгородта ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итәчәкмен. Үз һөнәрем буенча эш була, диделәр. Ике елдан соң да контракт буенча хезмәтне дәвам итәргә исәплим.

Егетләр һәм кызлар (быел Арчадан медицина көллиятен тәмамлаган бер кыз да контракт буенча хезмәт итәргә китә), кызыксынган сораулар булса, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 31нче йорт. Телефоннар: 3-15-41, 89870680195.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X