erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрдүс Хәйертдинов: «Быел 4 яшь гаиләне дәүләт ярдәме көтә»

Фатир алу өчен яшьләргә ярдәм

Торак программаларын тормышка ашыру районда ничек тора? Яшь гаиләләргә торак бирү тәртибе нинди?

Бу язмада сүз яшь гаиләләрне фатир белән тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында барачак. Әңгәмәдәшебез –  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов.

– Фәрдүс Фарухович, биредә нинди программа турында сүз бара?

 – “Арча районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы” бу. Районда 2006 елдан бирле эшли. Шушы чор эчендә 60 гаилә дәүләт ярдәме алды. 2019-2020 елларда берәр, 2021 елда ике гаилә әлеге ярдәмнән файдаланды.

– Анда кемнәр катнаша ала?

– 36 яшь тулмаган ир белән хатын. Тулы булмаган гаиләләр дә катнаша. Гаиләдә ике генә кеше икән, 42 квадрат метр мәйданга дәгъва итә ала, өч яки аннан да күбрәк кеше икән, бер кешегә 18 квадрат метрдан чыгып исәпләнә. Быел бер квадрат метры 49 мең сумнан. Гаиләдә ике генә кеше булганда, фатир бәясенең 30 процентын дәүләт кайтарып бирә.

– Ягъни, акчаны кире бирәсе дә, салым түлисе дә юк?

– Юк, тулысынча үзенә куллана. Бернинди түләүләр дә юк.

– Әгәр гаиләдә бала булса? Ишле гаиләгә дә шул бер тәртипме?

– Юк, ишле гаилә булса, өч кешеме, унмы, фатир бәясенең 35 проценты ярдәм итеп бирелә. Бер кешегә 18 квадрат метр исәбеннән. Мәсәлән, гаиләдә 4 кеше икән, алар 72 квадрат метрга дәгъва итә ала. 72 квадрат метрны 49 мең сумга тапкырлагач, 3 миллион 529 мең 296 сум чыга. Шушы сумманың 1 миллион 235 мең 253 сум 60 тиенен дәүләт ярдәме итеп ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Дәүләт ярдәменә дәгъва итүнең ниндидер кагыйдәләре бардыр бит? Әллә ул бар кешегә дә биреләме?

  – Монда төп өч кагыйдә бар. Беренчесе, гаилә әгъзаларының яше 36 яшьтән артмаска тиеш. Икесенеке дә. Икенчедән, торган урыннарының мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким булу. Мәсәлән, 3 кеше икән, торак мәйдаы 54 квадрат метрдан ким. Өченчедән, дәүләт ярдәменнән тыш, фатир бәясенең калган өлешен түләү мөмкинлеге булырга тиеш. Ана капиталыннан файдаланырга була, кредит ала (бу очракта банк документы сорала), үз акчасы бар дигәнне дә исбатлаучы банк документы кирәк. Шушы өч кагыйдәгә туры килсәләр, башта безгә мөрәҗәгать итәләр, исәпкә басалар. Һәр ел май аенда яңадан тикшерәбез. Теркәлү, эш урыны үзгәрмәгәнме, гаиләдә кеше өстәлмәгәнме, яшьләре чыкмаганмы һәм башкалар. Гаиләләр исемлеге ТР яшьләр министрлыгына юллана.  Декабрь ахырында кайсы һәм ничә гаиләгә фатир алу өчен ярдәм күрсәтеләсе билгеле була. Быел 4 шундый гаилә дәүләт ярдәме көтә.

– Ә 36 яшь тулып, чират җитмәсә?

– Ул очракта төшеп калалар. Гадәттә, безнең районда 1-2 елдан дәүләт ярдәмен алалар. Шуңа яшьләргә теләгем, гаилә кору белән сузып йөрмәгез, тизрәк безнең бүлеккә мөрәҗәгать итегез.

– Бу ярдәмне фатир алу өчен генә файдаланырга буламы?

– Фатир яки йорт алу өчен, шулай ук төзелеш өчен дә кулланырга мөмкин. Акча кулга бирелми, төзелеш оешмасына күчә. Гаилә исәпкә басканнан соң ипотекага фатир ала икән, ипотеканың күпмедер өлешен түләү өчен дә куллана ала.

– Үзебезнең Арчада гынамы?

– Быелдан, закон үзгәрү сәбәпле, бездә исәптә торып та, республиканың теләсә кайсы җиреннән, Казаннан фатир, йорт сатып алырга мөмкин.

–  Нинди документлар кирәк була?

– Алда әйтелгән өч кагыйдәнең үтәлүен исбатлаучы документлар гына сорала. Дөрес, иң беренче, авыл җирлегенә, шәһәр советына баралар. Аннан бу гаиләнең торак мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким һәм ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дигән карар кирәк була. Тулырак мәгълүмат кызыксындырса, 3-20-33 номеры белән шалтырата аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X