erid:2VtzquqpS7d
Февраль ае янгыннар белән башланды
Арча яңалыклары

Февраль ае янгыннар белән башланды

Арчада һәм Төбәк Чокырчада янгын чыккан.

Кичә, 1 февраль көнне Арчаның Молодежная урамы буенча сарай янган дигән хәбәр алган идек. Бүген тагын бер янгын!

Хәзерге вакытта Төбәк-Чокырча авылында бер йортта янгын чыккан дип хәбәр иттеләр. Кызганычка каршы, бер үлем бар. Карават астыннан үлгән кешенең гәүдәсе табылган. Төгәлрәк мәгълүматлар белән соңрак тагын таныштырырбыз.


Арча хәбәрләре янгын

Нет комментариев