erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Физкультура дәресендә 13 яшьлек кыз һәлак булган

Чабаксардагы гимназияләрнең берсендә физкультура дәресендә йөзү белән шөгыльләнгән вакытта бассейнда 7нче сыйныфта укучы 13 яшьлек кыз батып үлгән.

Чувашстан буенча Тикшерү идарәсе белдерүенчә, дәрес вакытында укучының кинәт хәле бетә һәм ул судан чыгарга өлгерми, аңын югалта. Физкультура укытучысы аны судан тартып чыгара һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта. Табиблар тырышлыгына карамастан, кыз вафат була.

Тикшерү органнары әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук тикшерүчеләр укучыга сәламәтлеге буенча йөзү белән шөгыльләнергә ярау-ярамауны ачыклаячак, мәгариф учреждениесе һәм медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя бирәчәкләр.

https://vatantat.ru/2020/03/fizkultura-dәresendә-13-yashlek-kyz-һәlak-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X