Реклама
Инстаграм социаль челтәрендә бәйге бара
Бер атна элек игълан ителгән "Чәчәк - җәйнең патшасы" бәйгесендә катнашучылар саны 75 кә җитте.🥰 Без моңа бик шат. Районыбыздагы күпме гүзәллекне, матурлык тудыручыларның хезмәтләрен бер урынга туплап, язылучылар белән уртаклашабыз. 🌹🌺🌻🌼🏵️🌷💮🌸☘️💐
Моннан тыш, фотолары белән бүлешкән өчен, катнашучыларның шәп бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар. 💫🎁
Бәйге турындагы постта язылганча, җиңүчеләр лайклар ❤️ саны буенча билгеләнәчәк. ‼️Алар 3әү булачак‼️ Һәркайсына иганәчебез әзерләгән бүләк тапшырылачак. 💌 Шулай ук 1нче урынны яулаган кеше турында газета битләрендә мәкалә бастырылачак.📰
Һәркемгә уңышлар теләп калабыз, районыбызны матурлаучылар!🙏🙏🙏 Фотоларга тавыш бирергә чакырабыз!
Иганәче - "САДОВЫЙ ЦЕНТР" РОЗА" кибете. 🌹 Ул Арча шәһәренең Советлар мәйданы, 21 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә һәркем бакчасына, 🧤йорт җиренә яраклы кораллар, 👩🌾орлык-үсентеләр,🌱 көнкүреш кирәк-яракларын 💡таба ала. @sad.centr_roza аккаунтына кушылып, алар белән якыннан таныша аласыз.📲 Реклама
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз