erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Генералның хатыны суга пешеп үлгән

Фатирда су торбасы шартлагач, ул өйдән чыга алмаган.

Вакыйга Мәскәүнең Барвиха урамындагы фатирларның берсендә булган. Тиешле хезмәтләргә 90 яшьлек Алефтина Глаголева фатирында су агу турында хәбәр килә. Өлкән яшьтәге хатын ишекне ачмаган һәм күршеләре ярдәмгә белгечләрне чакырырга булган.
Урынга килгән оперативниклар Алефтина Николаевнаның оныгы Анна белән бергә фатир ишеген ача алган. Бөтен идән кайнар су белән тулган булган. Тышкы ишектән ерак түгел оперативниклар идәндә ятучы, бөтен тәне пешкән пенсионер хатынны тапканнар. Аны коткарып булмаган.
Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. Алефтина Глаголеваның үлеме сәбәбен алар ачыклаячак. Шулай ук фатирда кайнар су торбасы шартлау сәбәбен дә билгелиләр.
Мәрхүмә хатынның ире — СССР авиациясе генерал-майоры Иван Глаголев, ул 2018 елда вафат булган. Иван Глаголев «Воспоминания. Вся наша жизнь, как счастливый полет» китабын язып калдырган.

Фото: https://pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Generalni-hatini-suga-peshep-lg-n-500943/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X