erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлнара Гарипова: “Мин районда калам!”

29 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 46нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “Арча муниципаль районында 2020 елның беренче яртыеллыгында динара һәм милләттара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында” район башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Гөлнара Гарипова чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Утырышта Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасарының вәкаләтләрен срогыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Гөлнара Фидаилевнага намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт! – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Аңа киләчәктә уңышлар юлдаш булсын!

Гөлнара Фидаилевна район башлыгына, депутатларга аңлашып, бердәм  булып эшләгән өчен рәхмәт белдерде: “Мин беркая да китмим, районда калам. Киләчәктә дә районга, халкыбызга хезмәт итәчәкмен!” – диде ул. Без дә Гөлнара Фидаилевнага иң яхшы теләкләребезне юллыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X