erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомәр Бәширов укулары

Арчаның 7нче мәктәбендә үтте ул.

  Гомәр Бәширов бер гасырга якын яшәде. Үз тормышында өч режимны  башыннан кичергән әдип. Патша чорында туган, күрше авылдагы кием тегүчедә ялланып эшләгән. Совет хакимияте елларында язучы булган, чак кына «халык дошманы» булмыйча калган, зур түрә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешкән. Капитализмга кабат кире кайткч, картлык көннәрен үткәргән, язасы килгән әйберләре күп булса да, яшьлек дәрте җитенкерәмәгән.        1937 нче  елларны Гомәр Бәширов исән-имин генә уздырса да, авыр көннәрне күп кичерә. Аның дусларын кулга алып бетерәләр. Иң яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов эзсез югала. Укытучым дип йөргән Шәриф Камалны Төркия шымчысы, дип яза башлагач, ул «Совет әдәбияты» журналының әзер номерына Шәриф Камалны яклап, кушымта рәвешендә кечкенә генә язма өстәп куя. Ә журналны инде цензура караган була. Ул моны шыпырт кына узып китәр дип уйлаган. Әмма язманы күреп алалар, икенче көнне үк эштән куалар, партиядән зур шелтә белдерәләр. Шуннан соң Гомәр Бәширов хатыны белән кич җиткән саен НКВД машинасын көтәләр: алып китәргә киләләрме, килмиләрме? Гадәттә, эштән куылган, партиядән шелтә алган кешеләрнең язмышы шулай тәмамланган. Ни сәбәпледер, Гомәр Бәшировка тимиләр
Тулырак: http://100tatarstan.ru/structure/profile/gomr-bshirovich-bshirov

Туган ягым-яшел бишек.

 Арча 7 нче номерлы урта мәктәбендә  Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган “Туган ягым – яшел бишек” I Районара Бәширов укулары  үтте. Чараның төп максаты Гомәр Бәширов иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Укуларны мәктәп директоры Исмәгыйлев Ирек Рәдил улы ачып җибәрде, кунакларны мәктәп тарихы белән таныштырды һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Бүгенге бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунакларыбыз:  Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты    Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Фәйзрахманова Халидә Габделхак кызы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәсе, “Туризм” берләшмәсе тренеры Минхәеров Фәрит Фәтхи улы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәсе Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы, “Әлифба”музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы, “Казан арты” музее, “Туган як тарихын өйрәнү” бүлеге мөдире, “Мирас” журналының җаваплы сәркатибе Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы.  Мостафина Энҗе Габдулладҗан кызы   мондый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау укучыларда максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли дип белдерде. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укуларда гомуми белем оешмаларының IV–XI сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.   Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Туган ягым табигате” рәсем конкурсы юнәлешенә 1-4, 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 71 эш кабул ителде. Алар үзләренең туган як табигате гүзәллеген ак кәгазь битләренә төшерде. Г.Бәширов әсәрләреннән өзекне яттан сөйләү юнәлешендә  4-8 нче; 9-11нче сыйныфлардан 20 укучы катнашты. “Туган ягым-яшел бишек”  юнәлешенә 35 эш кабул ителде.  5-11 нче  сыйныф укучылары үзләренең туган як чишмәләре, авыл, елга, күлләр тарихы турында искиткеч бай эчтәлекле эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Г.Бәширов иҗатына багышланган эзләнү эшләре  юнәлешендә 7-11 нче сыйныф укучылары  Гомәр Бәширов әсәрләрендә күтәрелгән экологик  проблемалар, милли йолалар, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, үзләренең ачышлары белән уртаклаштылар. Ә укытучыларыбыз Г.Бәширов әсәрләренә мөнәсәбәтле осталык дәресе күрсәттеләр. Жюри укучыларның һәм укытучыларның хезмәтләрен югары бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебез укучылары кунакларны үзләренең матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Бу чара һәркемнең күңелендә матур истәлек булып сакланыр.

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X