erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомер юлларын барлаганда

Илдус Әһлиев кебек кеше белән бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер, диләр. Әле менә җае да чыкты, күптән түгел генә 60 яшь тулды үзенә. “Газетага матур гына итеп язып чыгарга иде”, – дим. “Кирәк булырмы икән?” – ди, гадәттәге тыйнаклыгы белән.

– Ничек кирәк булмасын, – мин әйтәм. – Арчаны шәһәр итүдә җиң сызганып өлеш керткән кеше бит син.

Сәбәпләрне санауны дәвам итәм. Кайберләрен әйтүгә көлешеп тә алабыз. “Мондый шәхес турында дәшмәү дөрес булмас”, – дим.

– Социаль яклау идарәсенә җитәкче итеп билгеләгәндә Казанга расланырга бардым, – дип башлады ул сүзен. – Министрга алып керделәр. “Моңарчы кайда эшләдегез?”  дигән сорау бирде бу. “Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып биш ел ярым эшләдем”, – дидем. “О, сезнең район башлыгы белән шуның кадәр эшли алу үзе зур казаныш”, – диде бу.

– Әле күпме вакыт кирпеч заводы директоры урынбасары булып та эшләдегез. Ул директор белән дә теләсә кем эшли алмый иде.

– Беләсеңме, легендар шәхесләр иде алар. “АСПК”да эшләмәгән булсам, шәһәр мэры булып эшли дә алмаган булыр идем, дип уйлыйм. Үзе бер тормыш мәктәбе булды ул. Директор башта ук юк, булмый, дигән сүзләрне онытырга кушты.

– Шәһәр Советында эшләгән еллар онытылмыйдыр.

– Әлбәттә, онытам, дисәң дә онытырлык түгел алар. Минем анда эләгүем дә бик сәер булды. “Жилкомбытсервис” ширкәтендә директор урынбасары идем. Кич белән район башлыгы чакырып алды да, шунда күчәсең, диде. “Мин анда нишләрмен?” – дим. “Моңарчы нәрсә эшләгән булсаң, шуны эшләрсең”, – диде. Кичтән алыш-биреш ясап, иртән урынбасар бүлмәсен ачып кереп утырдым. Җитәкче мине күргәч шаккатты, торабыз шулай күзләргә карап. Күпмедер вакыттан соң аның урынына кереп утырырга туры килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Һәм шуннан, руслар әйтмешли, “с корабля на бал”.

– Район башлыгы безне күпкатлы йортлар янындагы буш урынга җыйды да, менә бу тавык кетәклекләрен, сарайларны сүтәргә, диде. Әйтүе генә ансат, анда күргән каршылыклар, янаулар. Кайлардан гына шалтыратмадылар, кайлардан гына кайтмадылар. Аңлатырга, аңлашырга тырыштык инде. Бу проблеманы кайбер районнарда әле хәл итәргә тотындылар.

Әле күптән түгел генә шушы хезмәтем буенча (Илдус Котдус улы хәзер “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе) күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очраштык. Ахырдан бер хатын-кыз минем янга килеп: “Илдус Котдусович, теге вакытта сез мең кат хаклы булгансыз икән”, – диде. “Ник алай дип әйтәсез?” “Берничә ел кайтмаган туганнарыбыз кунакка кайткан иде. Арчаны танымадык, сезне таба алмыйбыз. Элекке сарайлар беткән, йортлар тышланган”, – дип шалтыраталар. Олы юлга чыгып каршыларга туры килде”.

Илдус Котдусович элегрәк үземә генә бер вакыйга турында сөйләгән иде. Ул Өтнә авылында туып-үскән. Өч сыйныфны шунда укый. Шуннан соң Урта Пошалым мәктәбенә йөреп белем алалар. Иске Кырлайда мәктәп төзелгәч шунда күчерәләр. Бервакыт кемнәрдер тәрәзә пыяласын вата. Укытучы малайларны тезеп куя да, гаепленең кем икәнлеген әйтүләрен таләп итә. Болай да барып чыкмагач, чыбык белән рәттән «кыздырып» килә башлый. Илдусның гаебе юк, тыныч кына иң кырыйда басып тора бу. Әмма чыбык аңа да килеп төшә. “Миңа нишләп?” – ди Илдус. “Начар малайлар белән басып торганга!” – ди остаз.

Тормыш шундый нәрсә инде ул, аның барышында төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Шулар арасында дөрес юлны сайлап, намусыңны саклап калулары бик җиңелләрдән түгел. Илдус Котдус улы бу яктан да бәхетле. Теге укытучы гомер буена җитәрлек гыйлем биргән бит.

Илдус Котдус улы “Ковид” дигән зәхмәт белән күзгә-күз очрашып, аны да җиңеп була икәнне раслап күрсәткән кеше. Андый зәхмәтләр башка кагылмасын. Озак еллар шулай матур итеп яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X