Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гражданнар җыены узды

    Район җитәкчесе Илшат Нуриев сорауларга җавап бирде

    15 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнар җыены булды. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

    Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2021 елда башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләде.

    Район җитәкчесе Илшат Нуриев сорауларга җавап бирде, алда торган бурычларга тукталды. Аерым алганда, “Арчабаш” бистәсендә мәктәп, балалар бакчасы, Төньяк микрорайонында спорт комплексы төзү күздә тотыла.

    Илшат Нуриев коронавируска каршы вакцина ясатуның мөһимлеген аңлатты. Хәл җитди, моның юлы бер генә – вакцина ясату!

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: