erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә

Белеп торыйк.

2023  16:4

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда янә һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада көн болытлы, көндез аязучан болытлы булачак. Барлык районнарда бераз кар һәм җепшек кар явуы көтелә.

Якшәмбе көнне, 5 мартта, кич белән, дүшәмбе көнне, 6 мартта, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак, дип искәртә синоптиклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, көчәйгән вакыттан 23 метрга кадәр (ТР башкаласында – 14 метрга кадәр) җитәчәк. Юлларда кар көртләре һәм кар боткасы, кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килүе көтелә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..-6 (Казанда -3..-5), көндез исә -4..+1 градус (ТР башкаласында -1..+1) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга көчле җил һәм буран вакытында саклык чаралары турында искәрткән иде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-buran-epsek-kar-ham-sekundyna-23-metrga-kadar-kocle-il-farazlana-5867891

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X