erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җидегән чишмә” халык театры артистлары “Идел-йорт” фестиваль-бәйгесенең иҗади лабораториясендә катнашты

28 нче март көнне дә “Җидегән чишмә” халык театры артистлары “Идел-йорт” фестиваль-бәйгесенең иҗади лабораториясендә катнашып кайтты.

"Театр теарда" 
Халык күңеленә үтеп керерлек итеп, сәхнәдә әсәрләрне тәкъдим итү өчен, артистларга һәрвакыт үз өсләрендә эшләргә кирәк. Шул вакытта гына син әйтәсе фикереңне  җиткерә, әхлакый тәрбияли, халыкта театр сәнгатенә мәхәббәт уята аласың. Шуңа да районыбызның “Җидегән чишмә” халык театры һәрвакыт театраль сәләтен үстерү мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмый. 28 нче март көнне дә “Җидегән чишмә” халык театры артистлары “Идел-йорт” фестиваль-бәйгесенең иҗади лабораториясендә катнашып кайтты. Ул Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында узды. Театр дөньясының нечкәлекләренә төшенү ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты – Шакирҗанова Луара Галимҗан кызының театр буенча экскурсиясеннән башланды. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры турында гына түгел, ә гомумән, татар театры тарихы, аңа нигез салучылар турында сөйләп, Луара ханым артистларны театр дөньясына алып кереп китте. Беренче осталык дәресендә ТРның атказанган һәм халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – Бариев Радик Зөфәр улы режиссура һәм актерлык осталыкларына  төшендерүче тренинглар үткәрде. Ул ничек сәхнәдә куркып калмаска һәм яңадан-яңа образларны тудырырга көч каян алырга кебек сорауларга җавап бирде. Киләсе осталык дәресендә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты – Әбүбәкеров Фоат Хәмит улы спектальләрдә музыкаль бизәлешнең бик мөһим булуын ачык мисаллар аша аңлатты. Сүз белән әйтеп бетереп булмаганны көй аша халык күңеленә җиткереп булуын артистларыбыз үзләре дә ишетеп кайтты. Ә менә сәхнәдә хәрәкәтләрнең һәм артистның үз тәнен тоя белүе турында театрның яшь артисты – Шәйдуллин Артур Рәлиф улы сөйләде. Сөйләп кенә калмады, ул артистларыбызны урыннарыннан торгызып хәрәкәтләндерде, гади, әмма бик мөһим күнекмәләргә өйрәтте. 
Борчылмагыз, артистларыбыз калада калмады, күпкә өйрәнеп, ял итеп тә, шул ук вакытта рәхәт ару белән кире районыбызга әйләнеп кайтты һәм алар яңа спектакльгә әзерләнүләрен дәвам итәләр.
Бу кызыклы да, файдалы да  калага сәяхәтебез яңа үрләргә менәргә көч өстәп, яңа иҗади уңышларга канатландырып, театрыбыз тарихына матур бер хатирә өстәде. Мондый тәҗрибә бүлешү чарасы – иҗади лабораторияләр булып торсын һәм аларда катнашырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
 Адилә Әхмәтҗанова, 
“Җидегән чишмә” халык театры артисты

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X