erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Игенче" агрофирмасында техникаларны тикшерделәр

Яз ашыктыра.

8 апрель көнне "Игенче" агрофирмасында тракторларга һәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, үзйөрешле машиналарның техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе Габделхак Касыймов, агрофирма җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин һәм баш белгечләр катнашты. 
Техник карау барышында төрле маркадагы 26 трактор һәм 10 берәмлектән артык арбалар тикшерелде.
Тикшерүчеләр тракторларның  тормозларына, руль, гидравлика системасы төзеклегенә игътибар итте, фараларны, тәрәзә чистарткычларны да эшләтеп, кабызып-сүндереп карадылар. Аптечкалар, ут сүндергечләр булу да мөһим. Алар белән тәэмин итүне хуҗалык җитәкчеләре алдан ук кайгырткан.
-Сезгә рәхмәт, бик зур хезмәт куйгансыз, - диде “Гостехнадзор”ның райондагы җитәкчесе Габделхак Касыймов, агрофирма тракторларын карап чыккач.
Техникаларны әзерләүгә бик зур көч куелуын, шактый финанс чыгымнары тотылуын ассызыклап узды агрофирма җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
- Терлекчелектә эшләгән трактористларга техникаларын әзерләү өчен вакыт аз эләкте, әмма юлга чыккансың икән синең кул астындагы техника төзек булырга, барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш дип, - сүзен төгәлләде ул.
Чарага йомгак ясап авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин бүгенге бәяләр арткан чорда техникага сакчыл караш булдыру мөхимлеген искәртте һәм механизаторларга алда торган кыр эшләрендә уңышлар теләде.
Чара ахырында техник карау нәтиҗәләре буенча алдынгылар бүләкләнде.
Иң өлкән һәм иң яшь механизаторлар дип әтиле-уллы Рәфкать һәм Рифат Мөхәммәтгалиевлар бүләкләнде. Техникаларын иң яхшы әзерләүчеләр дип Ирек Хәсәнов, Марат Асадуллин, Садыр Әхмәтҗанов, Фаил Исхаков танылдылар. Бүләкләнүчеләргә "Гостехнадзор" җитәкчесе исеменнән мактау грамоталары, агрофирма исеменнән акчалата премияләр тапшырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X