erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике батыр “Манзара” бәйгесендә катнашачак

Төрле елларда Арча Сабантуеның абсолют батырлары булган Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин “Манзара” бәйгесендә катнашачак

Бәйге иртәгә Казанда цирк бинасында узачак. 

Без шул уңайдан чараны оештыручы Айдар Шәймәрдановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Айдар әфәнде,  “Манзара”да ничә көрәшче катнаша, бәйгенең тәртибе ничек?

– Барысы 20ләп батыр көрәшәчәк. 75 кг.га кадәр үлчәүдә 4 спортчы бил алыша. 100 кг.лыда мин үзем райондашыгыз Илшат Идиатов белән көч сынашып карарга  исәп. Калганнар, 90–130 кг алыплар, үз араларыннан иң көчлеләрен ачыклаячак. Алар арасында жирәбә салу юлы белән көндәшләрне билгелибез. Алга таба җиңелгәне төшеп калып бара.

– Призлар нинди?

– 75 кг.га кадәрле категориядә 1 урынга 30 мең, 2 урынга 20 мең, 3-4 урыннарга 10ар мең сум. Безнең алышның приз фонды 50 мең сум. Аны ничек бүләсен иганәче хәл итә. Ул АКШның Тампо шәһәрендә яшәүче Владимир Бондаренко.  Владимир “Манзара”га үзе дә кайтырга вәгъдә итте.

Төп бәйгедә җиңүче 100 мең сум алачак, 2 урынга 60 мең, 3-4 урындагыларга 30ар мең сум биреләчәк.

– Айдар, үзегезгә көндәш итеп безнең Илшатны сайлавыгызның сәбәбен дә беләсе килә.

– 2000-2013 елларда Илшатның көрәшкәнен сокланып күзәтә идем. Шул чакта ук аның белән бил алышу теләге туган иде. “Манзара”ны оештыручы буларак, менә хәзер шул яшьлек хыялымны тормышка  ашыру мөмкинлеге туды. Мин аны үзем өчен иң көчле көндәш, дип саныйм. Аннан безнең яшьләр дә туры килә, хәзер инде авырлык та бер чама. Ә кемнең көчлерәк икәнен келәм күрсәтер. Кызыклы, мавыктыргыч алыш булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Инде тамашаның музыкаль өлеше турында да бер-ике сүз әйтеп китик.

– Әйе, бу чара татар көрәше һәм музыкаль номерларның аралашып баруы белән үзенчәлекле. Шуңа күрә аны тамашачылар да яратып өлгерде. Быел да “Манзара”ны эстрада йолдызлары чыгышлары бизәячәк. Зур кунагыбыз Салават Фәтхетдиновтан тыш, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Динар Шәймәрданов, оригиналь жанр осталарының чыгышлары көтелә.

– Тамашага билетлар сатыламы? 

– Әйе, аларны интернеттан да алып була. Дөрес, быел мәгълүм сәбәпләр аркасында, билетлар саны чикле. 15 яшькә кадәрле балаларны бушка кертәбез. Шунысын да әйтик, быел да билет алып керүчеләр арасында бүләкләр уйнатылачак.

P.S. Без Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин белән дә элемтәгә кердек.

– Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу минем өчен зур мәртәбә, аны оештыручы белән бил алышу аеруча мавыктыргыч булачак. Мин приз өчен түгел, ә районыбыз данын яклау өчен тырышачакмын, – диде Илшат.

Руслан алдагы Татарстан Республикасы чемпионатында травма алган иде. Аның сәламәтлеге белән кызыксындык.

– Аллага шөкер, аягым төзәлеп бетте. Мин бәйгегә әзер. Бөтен көрәшче дә келәмгә җиңәм, дип чыга. Шуңа күрә “Манзара”да да батыр калырга өметләнәм, – диде Руслан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X