Реклама
Оренбург өлкәсенеӊ Гай шәһәр округында 13 яшьлек ике малай кар астында калып вафат булганнар. Бу турыда өлкәнеӊ Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
Бу очрак буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны уйнарга җибәргәндә аларныӊ нинди җирдә булуларына игътибар итсәк иде. Кар күп яуган очракта, районыбызда да таулы, чокырлы җирләрдә ишелә торган кар көртләре куркыныч тудырырга мөмкин.
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ike-malay-kar-astynda-kalgan
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз