erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проектлар ничек тормышка аша?

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм киләсе елга планнар турында “Бердәм Россия” партиясе комиссиясе утырышы узды.

Гомумән алганда, республика алга куелган бурычларны уңышлы гына үтәде, әмма бу әле эш темпын акрынайтырга сәбәп түгел, – дип ассызык-лап үтте Татьяна Ларионова. – Без бүген чираттагы утырышны нинди юнәлештә яхшы күрсәткечләргә ирешүебезне, кайсы өлкәдә тагын да ныграк эшләргә һәм ел ахырына кадәр нәрсә эшләнергә тиешлекне барлау өчен үткәрәбез.

Татарстан Республика-сының икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев быел эшләнгәннәргә анализ ясап, киләсе елга планнар турында сөйләде. “Без быел 12 илкүләм проектны тормышка ашыруда катнаштык, – дип сөйләде ул. – Әлеге максатларга Татарстан һәм федераль бюджетлардан 31,2 млрд сум акча юнәлдерү каралган”. Илкүләм проектлар тормышның барлык өлкәләрен дә үз эченә ала. Мәгариф, медицина, социаль яклау, юл төзелеше һ.б.

Сүзне Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева дәвам итте. Ул “Хезмәт җитештерүчәнлеге” проектын тормышка ашыруга киңрәк тукталды.

– Татарстан илкүләм проектларда каралган уннарча бурычны үтәүдә гаять зур эшләр башкарды, – диде Татьяна Ларионова. – Башкарылган эшләрне халык белеп торырга, бу турыда матбугатта даими яктыртылып барылырга тиеш. Эшләнгәннәр хакында республикада фотоконкурслар да оештырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең районда илкүләм проектлар нигезендә мәктәпләрдә шахмат почмаклары булдырылды. Арчаның 2нче мәктәбе, Шушмабаш, Казанбаш, Түбән Мәтәскә, Курса-Почмак мәктәпләрендә химия, биология, физика бүлмәләре төзекләндерелде һәм  җиһазландырылды, информатика бүлмәсе роботлар белән тәэмин ителде.

Арча үзәгендәге Зур урамын төзекләндерү, заманча үзгәртеп кору шулай ук дәвам итте. Үзгәрешләр күз алдында.

Арча–Яңа Кенәр юлы, Арча–Әтнә юнәлешендәге Арча–Наласа юлы һәм Шушмабаш–Сәрдәбаш юллары төзекләндереп, яңа асфальт җәелде. Әлеге эшләрне “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы юлчылары эшләде.

Киләсе елда да илкүләм проектларны тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X