erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илсур Метшин буран нәтиҗәләре турында: Безгә эшче куллар җитми

Шәһәрдә бураннан соң эш күләме арту сәбәпле, Казан хакимиятендә коммуналь хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрү мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

Казанда коммуналь хуҗалык тармагындагы төп проблемаларның берсе — эшче куллар җитмәү. Күптән түгел дулаган буран вакытында коммуналь хезмәткәрләргә булган кытлык үзен аеруча нык сиздерде, дип аңлатты Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында киңәшмәсендә.

Ильсур Метшин коммуналь хезмәтләрне кадрлар белән тәэмин итүнең мөһим булуын әйтте. «Хәзерге вакытта төп мәсьәлә — эшче куллар җитмәү. Бүген бездә 700 эшче бар. Норматив буенча безгә 1,5 мең кеше таләп ителә. Шунлыктан тиешле финанслар бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итәчәкбез», — диде шәһәр башлыгы.

Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Куляжев эшче кадрларга кытлык әлеге өлкәдәге төп проблемаларның берсе булуын ассызыклады. Гарасат нәтиҗәләрен бетерү өчен, Казан коммуналь хезмәтләре эшне максималь активлаштырганын.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүгенге көндә тармакта шофер-механизаторларның уртача хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил итсә, төзелеш тармагында ул 50 меңнән дә артып китә. Мондый хезмәт хакы белән без җитәрлек санда механизаторлар җәлеп итә алмыйбыз», — дип искәртте Игорь Куляжев.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/18-01-2021/ilsur-metshin-buran-n-ti-l-re-turynda-bezg-eshche-kullar-itmi-5799751

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X