erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исән чакта күрешик

Бер елны ноябрь башларында Гали абый безгә сулышы кабып килеп керде. Аларның йорты тирән елганың икенче ягында иде. “Төлке ата казны харап иткән, башын гына өзеп алып киткән“, – ди. Казларына урамда ашарга биргән дә, үзе өйгә кереп чыкмакчы булган. Шул арада шундый хәл.

Аучы остазым Габдулла абый белән мылтыкларны алып чыктык. Ауга рөхсәт бар, төлке ату аучы өчен дәрәҗә саналган еллар. Эзләре карда ярылып ята. “Гали абый, син алдаган  төлкенең үзенчә үч алуыдыр инде“, – дип шаяртып та алдым.

Таптык без ул казбасарны. Ул вакытта эскертләр күп, нормаль җәнлек ерактан күренерлек итеп эскерт өстенә менеп ята. Ә бу өскә менеп тормаган, эскерт-не тишеп шунда кереп яткан. Корчаңгы төлке  булып чыкты ул, койрыгында йоны бөтенләй юк, мондыйны складта кабул итмиләр инде. Ә төлке тиресенең бәясе әйбәт – сортына карап 9-13 сумга кадәр.

Казанка авылында яшәгән Миңһаҗ абыйның хатыны Фәүзия апа: “Миңһаҗ бер төлке тиресе тапшырып бер табак ак он алып кайтты, әй аңа куанганнар!“ – дип сөйли иде.

Сүз башым авыл халкының көтеп алган бәйрәме – мал сую чоры турында иде. Хәзер генә ул эре малны да хет җәйге челләдә суй – төрле маркадагы суыткычлар, катыргычларыңа тутырасың да куясың. Минем бер танышым зур үгез асрар иде дә, шуны “Мир“ катыргычына тутырып куеп: “Безгә ул өч елга җитә“, - дип шатланып йөрер иде. Өч елда анда нинди файдалы матдә калгандыр инде?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә элек бердәнбер суыткыч – язларын кар белән тутырып куйган базда. Шуңа күрә халык сугым өчен салкыннар башлануын көтәр иде. Сугымчылар бик кадерле, алар авылда икәү генә, шуңа алдан чират  билгелиләр. Аны гадәттә ял көннәренә, бәйрәмнәргә туры китерергә тырышалар. Шәһәрдән кунаклар кайта, кичен яңа суелган иттән аш әзерлиләр, күрше-күләнне  чакыралар. Авылда кырык йортка кадәр күрше, диләр иде. Бу инде Корайван кебек кечкенә авылларда бар да күрше, дигән сүз.

Менә шулай матур итеп, гөрләшеп яшәде авыл. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, дигән тирән мәгънәле сүзләр бар бит әле. Нәкъ менә шуңа туры килә торган бәйрәм иде ул.

Хәзер инде әллә нишләдек, күрше күршегә керми, туган туганны белми, дип уфтанучылар күп. Мин бернәрсәгә аптырыйм: кемдер үлеп китсә, әй кабаланалар, чабалар. Ә исән вакытта барлыгын белдеңме соң син аның? Бер танышым әйтә, бар да кайгырып килми инде алар, чыннан да үлдеме икән, дип карарга килүчеләре дә бар, ди. Әйтерсең лә кемдер бу дөньяга мәңгелеккә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X