erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән!

Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! 
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
 
Хөрмәтле Исрафил Рәхмәтуллович! Сез - безне илһамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче! 
Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын! Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен! Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!
Бәхетле булыгыз!

"Арча хәбәрләре" редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле.Исрафил Рахматуллович! Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм.Сезгә киләчәктә дә эшегезздә зур уңышлар, сәламәтлек, тигезлек белән бәхетле озын гомер итүегезне теләп калам.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X