erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

               Каенсарда коронавируска каршы көрәш

Райондашыбыз Хәйдәр Зәйнуллинның "К" хәрефеннән башланган, коронавирус турындагы хикәясе укучыларның күңеленә хуш килер.

  

   Каенсар кешеләре күңелле көн күргәндә, кисәк кенә куркыныч коронавирус киләчәген күпләгән каналлардан күрсәтергә керештеләр. Ковид-19 Кытайда, Кореяда , кайлардадыр котырына.  Күпләгән кешенең кире кайтмаска китүен, клиникаларда коронавируска каршы комплектлар кигән кешеләрнең кайнашулары, кешеләрне коткарулары, койкаларга куелган коронавирус кадалган кешеләрнең кыймылдашуларын курсәтеп карыйлар! Кайдадыр коронавирустан киткән кешеләрне кәшәкә көрәшләренә корылган катокларга китереп куйганнар. Күмәргә килүчеләр күренми. Кайсыдыр каналдан күмүне күрсәттеләр: киң канау казыганнар, күпләгән кешеләрне канауга куйдылар, кызу-кызу күмделәр. Карарга куркыныч кадрлар...

    Каенсарлылар көтелмәгән күренештән кырмыска күчендәге кырмыскалар кебек кайнаштылар: кемнәрдер көлемсерәп кенә куйды, күп кеше куркуга калды. Каенсар кешеләре Каенсар “короле” Кәримнең катгый, кырыс карарын көттеләр. Картаймыш көненә кадәр көн күреп, күпне күргән Кәримне каенсарлылар киләчәк коточкыч күренештән коткаручылары кебек күрделәр.

     Күпмедер көннән Кәримнең карары Каенсардагы каралты-кураларда, квартираларда көн күрүчеләрнең компьютерларына, кечкенә кесә компьютерларына килде:

     “Кадерле каенсарлылар, кайлардандыр Каенсарга кайткан кунаклар! Коронавирус куркынычы килә. Карыйсыздыр, күрәсездер кайлардадыр күзәтелгән күңелсез күренешләрне. Күпләрегез куркуга калгансыздыр – курыкмагыз. Ковид – 19 килер, китәр, көне килгәч. Коронавируска каршы көрәшкә күмәкләшеп күтәрелергә кирәк. Каенсардан күпмегәдер каядыр командировкаларга, кунакка киткән кешеләр – кичекмәстән кире Каенсарга кайтыгыз, Каенсарга кунакка кайткан кешеләр, кичерә күрегез, кумыйм, кире китегез.

      Каенсарга керү, күл кырыйларына, күпергә, кибеткә, кунакханәгә кырыклап күзәтүче куйдым. Күзәтучеләр кинжал, күсәкләрдән коралланган-Каенсарның көчле каратистлары, көрәшчеләре. Коронавируска каршы кирәгенчә киенгәннәр (күршем, коммерсант Камали Кытайдан кырык комплект кием кайтартты), кисәтелгәннәр – каядыр китәсе килгән  кәгазьсез Каенсар кешеләрен кире кайтаралар, каяндыр Каенсарга килүчеләрне кертмиләр. Карар катгый. Кемнәр күзәтүчеләргә карыша, кылана, каршылык күрсәтә, күзәтүчеләрдән көлә – Кәрим каршыгызга килер. Кыланып күрсәтерсез.

        Кичтән кырык көнлек карантин керә Каенсарга. Каралты-кураларыгызда, квартираларыгызда калырсыз. Кибетләремә күп күләмдә кирәкле көнкүреш кирәкләрен: коробка-коробка колбасалар, консервалар, күмәчләр, кахвә, кофе, какао,кефир, кекслар, коржиклар, күлмәкләр, колготкилар кайтартып куйдым. Компьютерларны күп кулланырсыз, компьютерның куркынычын киметергә күзлекләр кайтачак. Кибет, кафе кеше карамагында кала, кунакханә, кечкенәләргә корылган “Кояшкай”га,  клубка кеше кертелми.

    Киләчәктә керемнәрсез калсагыз, курыкмагыз, кибетнең, кафеның кредит кенәләренә кулыгызны куеп, кирәкле көнкүреш кирәкләреннән кулланырсыз.

     Курешкәндә кулдан күрешмәгез, кирәксә-кирәкмәсә куллар кысышмагыз, күрше-күләннәргә керешмәгез.

     Караучысыз калган Каенсарның карт-карчыклары күптәннән кунакханәдә күмәкләшеп көн күрәләр.Караучы күпмедер кеше куелган. Командирлары-Комган Камиленең кече кызы Камилә-Космодемьянская  кебек көчле, кыю кыз, кабат кисәтүне кирәксенми-кырт кисеп куя. Кунакханә кырыенда кирәкмәгәнгә калкынсагыз, күрмәгәнегезне күрсәтер.

     Каенсар көчле контрольдә. Көтүләр коронавирус куркынычы киткәнче куылмаячак, кияү-кәләшләнү, корпоратив күренешләре, клубта концертлар, конкурслар , КВНнар күпмедер көнгә кичектерелә. Казаннан, Кукмарадан киләсе концертларны  көтмибез. Кемнеңдер көнкүреше киселсә, күмәрбез. Күмү кыенлыклары килсә, Кәримне күрәсез. Кәфенлекләр, күмү кирәкләре кибеттә коробкаларга куелган. Күмү кытлыкларын күтәрермен. Күмү командасын кордым, киендердем.

    Каенсар кешеләренә коронавирус керә калса, Каенсарның көньяк кырыендагы  кырга кырык кешелек клиника корып куярга кирәк. Камали корачак, клиникага квалификацияле кадрлар, кадрларга киемнәр кайтартачак. Килешенгән, куллар куелган. Каенсарны кайгырта Камали, кулларыннан куанып көн күрсен. Камали кебек кешеләр күбрәк кирәк, кыенлыклар килгәндә. Коронавирус киткәч, клубта кичә корып кадерләрбез Камалины.

      Каенсарда, кайчандыр Каенсардан Казанга китеп көн күрүче коммерсантларыбыз күп. Килештек: Каенсарга күп күләмдә күчтәнәчләр, компьютерлар кайтартачаклар, кайсылары  карточкама кулдан килгән кадәр керемнәрен күчерәчәкләр. Компьютерларга кытлык кичергән кешеләр карап, кисәтелеп куелган. Кайтуга, кибеткә килерсез. Каенсар коронавируска каршы көрәшкә күтәрелә!

     Карарларымны кабуллагыз, киләчәк көннәрдә карарларымны көтегез. Кәрим .”

     Каенсарлылар Кәрим карары кушканча көн күрергә керештеләр. Каршы килүчеләр күренмәде.

     Карантин көнендәге Кәрим карарыннан кечкенә Каенсарга күп көннәр килде, китте. Кәгазьле кешеләр, көнкүрешкә керем кирәклектән,  Каенсардан кайсы Казанга, кайсы кайларга көч куярга китәләр, кичләрен кире кайталар. Киткәндә, кире кайтканда күзәтучеләр кәгазьләрен күрсәтергә кушалар, кайлардандыр килүчеләрне Каенсарга кертмиләр.

     Кемдер капкалаган килеш кыланып караган. Күз каршында күзәтүчеләрнең кинжаларын, күсәкләрен күргәч, кулларын күтәреп, кире кайтып киткән. Каенсарлылардан күптән куркалар, Кәрим Каенсарны күмәкләштерде: кемгәдер кайгы килгәндә кушылып кайгырыштылар, куаныч килгәндә куаныштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

           Коронавирус Кәрим карарын күргән Каенсар кешеләрен көчле куркытмады: кемнәрдер компьютерлар каршында көнкүрешен кайгырта, капка-коймасызлар капка-койма корырга керештеләр, купләр каралты-кураларының кайсыдыр кырыйларын , квартираларын карыйлар, кишәрлекләрендә казыналар, кыскасы, Каенсарда көнкүреш кайный.

      Казандагы Каенсар коммерсанты Кашаф КамАЗда кайтып, күп кенә компьютер,  компьютер күзлекләре, кырыклап капчык күчтәнәч калдырып китте. Күчтәнәчләргә, компьютерларга , күзлекләргә күп коммерсантлар кушылганнар. КамАЗда килеш кенә компьютерларның, күчтәнәчләрнең күбесен кирәкле кешеләр килеп, кулларын куеп, күтәреп, каралты-кураларына, квартираларына киттеләр.

       Камали кырда кечерәк кенә клиника кордырып куйды, коронавирусны күрүче компьютерлар комплекты куелган кырык койка кайтартты. Кайбер коммерсантларның Кәрим картасына күчерелгән керемнәренең күпмеседер клиниканы күтәрүгә кереп китте.

    Камалиның кайнешенең кияүләре  Карәм Кытай кызы Кимга кияүләнеп, Кытайда көн күрәләр. Карәм, Ким – квалификацияле кадрлар, Кытайда коронавируска каршы көчле көрәштеләр. Камали Карәмгә Каенсардагы клиникасына коронавируска каршы көрәшергә кайтырга кушты. Карәм, кәләше Ким Каенсарга кайтырга карар кылдылар, Кытай короле каршы килмәгән. Кайчандыр Камали Кытайда коронавирус котырганда кызу-кызу корылган Кытай клиникасына күпмедер керем керткән кеше.

        

      Камали квартирасына КамАЗда Кытайдан Карәм, кәләше Ким кайтып керделәр. КамАЗда коронавируска каршы кием комплектлары, клиникага кирәкле көнкүреш кирәкләре кайтты.

Кайткан көнне Камали, Карәм, Ким клиниканы карап , кием комплектларын клиникага куеп кайттылар. Карәм, Ким кечкенә Каенсарның күперенә, Кәрим күленә, күл кырыендагы курортка, көймәләргә, кунакханәгә кызыгып карадылар. Карәм кисәк кенә кычкырып куйды:

    -“Күңелле көн күрәләр Каенсарда! Ким, киләчәктә курортка Каенсарга кайтырбыз. Күлдән кызылканатлар, карплар каптырырбыз, курорттындагы комлыкта кызынырбыз, көймәдә күлгә керербез.”

         Карәм Кимның күзләренә карады. Ким күзләрен кысып, Карәмгә карап куйды: “Килештек”.

          Киләсе көннән клиникага Каенсар кешеләре килгәләргә кереште: кемгәдер коронавирус кадалган кебек күренгән, кемдер клиниканы, Кытай кызын күрергә кызыксынып килгән. Карәм, Ким кунакханәдә күмәкләшеп көн күргән карт-карчыкларны клиникага китертеп карадылар. Кунакханәдә көн күрүче Камалетдин карт, Котлыбану карчык көнкүрештән киттеләр. Камалетдин картта, Котлыбану карчыкта коронавирус күренмәгән. Күмү командасы күмеп кайтты. Купмедер көннән каберләренә койма куелды.

         Каенсарлыларда Ковид-19 күренмәде. Карантинның кырыгынчы көнендә Кәримнең карарын көттеләр. Кәримнең карарын киләсе көннәрдә күрербез. Көтегез.

 

(«К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән төзелгән “Кәрим коесы” китабының 2 нче кисәгенә материал)

                Кайбер сүзләргә аңлатмалар:

Кесә компьютеры – кәрәзле телефон, каберләренә койма куелды- каберләренә чардуган куелды.

Хәйдәр Зәйнуллин, Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X