erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кар ерып көзге бодай басуына керәбез

Мондый кышка сүз тидереп булмый инде. Кары да, суыгы да, бураны да бар.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арчадагы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов Яңа ел бәйрәмнәре узгач уҗымнарның хәлен белеп кайтырбыз, дип әйтеп куйган иде. 11 гыйнварда “Игенче” хуҗалыгына юл тоттык. Анда  безне баш агроном Марат Вахитов, агроном Рүзәл Абдуллин каршы алды.

Әхмәт Хәкимҗанов  көрәк, балта, приборларны үзе белән алып килгән. Кар ерып көзге бодай басуына керәбез. “32,9 гектарлы басу”, – диде бүлекнең әйдәп баручы агрономы Дилә Бульмакова кулындагы приборга карап. Бригадир таягы белән җир үлчәп йөргән вакытлар искә төште. “Хәзер алдаша алмыйлар икән”, – дип көлешеп алдык.

Көрәк белән карны казып яшел уҗымны чыгардылар. “Яхшы хәлдә болар!”  – дип, Әхмәт Хәкимҗанов беренче күз салуга ук бәясен бирде. Уҗымнарның тармаклану үзәгендәге (җир өстеннән 3 сантиметр тирәнлектә) температураны үлчәделәр – минус 1,7 градус.

Әлеге басуда карның калынлыгы – 50 сантиметр. Район буенча уртача 39–50 сантиметрга кадәр. Узган ел бу вакытта 25 сантиметр булган.Туң катламы – 83 сантиметр. 2020 елда 46 сантиметр булган.

Кар катламы калын, салкын кышта уҗымнар яхшы  кышлый, ди белгечләр. Ноябрь, декабрь айлары температура нормадан 6–7 градуска салкынрак булды. Декабрьдә минус 2 градустан 23 градуска кадәр “уйнады”.  Явым-төшем нормадан азрак булды. 1 метр җир катламындагы дым – 145 мм. 200 миллиметрга кадәр җиткән еллар булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табигать тигезлекне ярата. Гыйнварның беренче ункөнлегендә, шул артталыкны куып җитәргә теләгәндәй, явым-төшем 32,8 мм булган. Узган ел бу ун көндә – 8,1 мм булуы теркәлгән, норма – 12 мм. Әле кышның уртасы гына, кар катламының тагын да калынаячагына шик юк. Уҗымнар хәзерге вакытта ышанычлы “юрган” белән капланган. Бер сантиметр кар  салкынлыкны бер градуска киметә, дип әйтәләр.

Россия авыл хуҗа-лыгы үзәге белгечләре кыш дәвамында уҗым-нарның хәлен белеп, аларны җылыда “терелтеп” карап, нәтиҗәләрен хуҗалыкларга җиткереп торалар. Ә бу уңыш язмышын хәл итү өчен кирәк.

– Узган көз озак килде, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Үсү чоры да озакка сузылды, уҗымнардагы шикәр күләме кимеде, ашлама кертмәгән хуҗалыкларда аларның саргаюы күзәтелде. “Игенче” хуҗалыгы бер генә гектарны да ашлама кертмичә калдырмый, шуңа күрә алар яхшы кышлый, мул уңыш бирә. Ә ашлама кертә алмаганнарга моны иртә язда эшләргә кирәк булачак.

13 гыйнварда салкыннар урыны белән 40 градустан артып китте. Күптән инде мондый суыкларны күргән юк иде. 1978 ел ахырында салкыннар 50 градуска якынлашкан иде. Соңгы еллардагы җылы кышларга күнектек шул. Табигать әнә шулай ара-тирә көч-куәтен күрсәткәләп, минем белән шаярмагыз дигәндәй кисәткәләп куя.

Җылы өйләрдә яшәп, җылы машиналарда утырып йөргәч тыштагы 40 градус салкыннар әлләни өркетмидер. Ә бит әле безнең канатлы нәни дусларыбыз да бар. Аларның җылы өйләре дә, тамак туйдырыр ризыклары да юк. Әйдәгез, рәхим-шәфкатьле булыйк, ашатыйк без кошкайларны. Кошларны ашату саваплы эш, аны сәдака бирүгә тиңлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X