erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм”

Рамил Мөхетдинов белән Арчада үткәрелгән “Әдәби Сабантуй”да очраклы рәвештә генә таныштык. Таныштык дип инде... Газетабызга бәйле берничә җөмлә алыштык. Аннары аны күп кенә каләмдәшләрем белүе ачыкланды. Миңа кызык булып китте: нишләп Рамилне (абый дип әйтергә башыма да килмәде, чөнки мин аны үземнән азга гына олырак дип уйладым) барысы да белә, ә мин – юк ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).

 

Һәм бу хатаны язмыш төзәтергә уйлады булса кирәк, Рамилне әле бер чарада, әле икенчесендә очрата башладым, төрле бәйгеләрдә катнашуын күрдем. 

Газетабыз белән кешеләрне якыннанрак таныштыру өчен төрле авылларга баргалыйбыз. Берсендә атамасы һәркемгә таныш булган Наласа авылына (Арча районы) юл тоттык. Бу Рамилнең туган авылы икән. Наласа халкының тырышлыгын, киң күңелле булуын күргәч, танышымның ничек шундый ярдәмчел, уңган икәнлеге бераз аңлашыла төште. Без киләсен белүгә, Рамил ничек ярдәм итә алам, дип кызыксынды. Кирәкле кешеләр белән сөйләшеп куйды. Кызганыч, ул көнне район үзәгендә башка мөһим эшләре чыгу сәбәпле, аның белән күрешә алмадык. Әмма бик мөлаем әнисе белән таныштык, шундый матур туган йортын күреп килдек.  

Рамил Мөхетдинов 1981 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Аягы җиңел булган күрәсең, аннан соң тагын өч энекәше гаиләне тулыландырган. Малайлар кечкенәдән эшнең тәмен белеп үсәләр. Шунысы шаккаттырды: дүрт егетнең өчесе туган авылында төпләнеп кала. Дүртенчеләре дә ерак китми – Арча аны үзенә бәйләп куя. 

Рамил унбер еллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә, аннары Казан дәүләт педагогика университетында белем ала. Соңгысында укыганда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендәге “Мизгел” яшьләр театрына йөри. “Менә шунда спектакльләрдә уйнау йөрәгемә кереп калгандыр инде. Укып бетергәч, мәдәният юлыннан киттем”, – ди ул. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер ел аспирантурада белем алгач, аны калдырып (туган як җир-суы үзенә тарткан, күрәсең), “Җидегән чишмә” Арча халык театрында режиссер булып эшли. Тынгы белмәс Рамил җирлек башлыгы вазифасында да, райондагы радиода да хезмәт куя. Аннары биш ел Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли. Анда үткәрелгән чаралар, Сабантуйларның (шул исәптән чит төбәкләрдә дә) исәбе-хисабы юк. Рамил ул елларны җылы хисләр һәм рәхмәтләр белән искә ала. Ул эш аңа тормыш тәҗрибәсе генә биреп калмый, ә бик күп яхшы кешеләр белән дә очраштыра. 

Рамилнең, мәдәният дөньясыннан китеп, заводта эшләп алган чоры да булган. Әмма йөрәк кушуы буенча яңадан “Җидегән чишмә” халык театрына әйләнеп кайта. Бу юлы инде җитәкче булып. 

Рамил хатыны Адилә белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Олысы тугызынчы сыйныфны тәмамласа, төпчекләренә әле ике яшь тә тулмаган. Ике малай да әтиләре кебек бик актив, төрле чараларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап торалар. Кечкенә Әнисә дә үсә төшкәч абыйларыннан калышмаячагына һич тә шикләнмим. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/kaya-gyna-barsam-da-bez-nalasadan-dip-gorurlanyp-ytm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X