erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кемнәр салымнан азат ителә

Әңгәмәдәш – Татарстан Республикасының районара 5нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

Мөнир Әмирович, күчемсез милек сатучыларны салымнан азат итү мәсьәләсе кызыксындыра. 
– Россия Федерациясе Салым Кодексының 217.1нче маддәсендә күчемсез милекне сатучыларны салымнан азат итү үзенчәлекләре турында язылган. Фатир саткан өчен салым түләү бөтен кешегә дә кагылмый. 
– Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Әгәр дә фатир кеше исемендә (бүлмәдә) кимендә өч ел милек булып теркәлеп торса, берничә очракта салым түләнелми. Ул очракларны әйтеп үтәбез.  Сатылучы фатир (йорт, бүлмә һ.б.) бердәнбер торак булса,  әгәр дә бу торак хосусыйлаштырылган икән, әлеге торак якын туганнардан Гаилә кодексы буенча бүләк итеп алынса, салым исәпләнми. Башка очракларда милек хуҗасы исемендә торак 5 елдан артык исәптә торып сатылса шулай ук салым түләнми, декларация тутырылмый. 
– Күчемсез милекне сатканда декларация тутырырга кирәкме?
– Декларация барлык очракта да тутырылмый. Югарыда әйтелгән шартлар үтәлмәгән очракларда декларация тутырыла. 
– Владимир Путин күп балалы гаиләләрне торакны саткан очракта салым түләүдән азат итү турында законга кул куйды. Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Әгәр дә күп балалы гаилә фатирын сатып, шул акчага яңа фатир алса, салым түләми. Ләкин монда берничә шарт бар.
– Ничә балалы гаилә турында сүз бара.
– Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә кагыла бу яңалык. Мондый гаиләләр зуррак мәйданлы торак алу өчен фатирын яки йортын сатса, алар салым түләүдән азат ителәләр.
– Балаларның ничә яшьтә булуы мөһимме?
– Балигъ яшенә җитмәгән балалары булган һәм көндезге бүлектә укыган 24 яшькәчә балалы гаиләләр әлеге ташламалардан файдалана.
– Салым түләмәү өчен тагын нинди шартлар каралган?
– Йортны яки фатирны сату һәм яңасын алу бер үк елны яки киләсе елның 30 апреленә кадәр башкарылырга тиеш. Моннан тыш, сатыласы күчемсез милекнең кадастр бәясе 50 миллион сумнан арт-мавы шарт. Торакны саткан вакытта күп балалы гаиләнең тагын бер фатиры, бүлмәсе яки торак өлеше булырга мөмкин. Ул вакытта яңа торак сатып алган вакытта әлеге торакның мәйданы яңасыннан 50 проценттан да артмаска тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X