erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя

Яңа Кенәр авылы җирлегеннән барысы 18 кеше махсус хәрби операциягә җибәрелгән.

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле әлеге җирлектән киткән ир-егетләр белән һәрдаим элемтә өзелми. Бу эштә аеруча зур көчен куючы Яңа Кенәр авылы егете шәхси эшмәкәр Дамир Каюмов аларның һәркайсы белән шәхсән сөйләшеп, хәлләрен белеп тора. Дамир алар өчен ярдәм җыю эшен дә башлап җибәргән. Егет башлаган эшне авылның актив, битараф булмаган кешеләре бик теләп күтәреп ала һәм җанландырып җибәрә.

2 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр Яңа Кенәр авылында мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән кирәк-ярак җыела. Беренче дүрт көнендә әлеге эш авыл мәдәният йорты бинасында алып барылса, бүген, 6 ноябрьдән ике катлы авыл кибете (халык телендәгечә - "Регина" кибете астында) бинасының беренче катына күчте. 

Әфганчыларның ветераннар советы рәисе Рашат Салихҗанов, шәхси эшмәкәр Ленар Гарипов, Фәния Шәрәфиева, Зөлфия Вафина - әлеге изге эшне үз өсләренә алучылар. "Беренче көннәрне килүчеләр аз булды, әйбер аз җыелыр дип бик борчылдык. Ләкин бер-берсе аша ишетеп, авылдашлар килә башлады. Бүген искиткеч күп ярдәм җыелды, Аллаһка шөкер! "- дип уртаклашты китерелгән әйберләрне кабул итеп алучы Фәния Шәрәфиева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биредә һәр китерелгән нәрсә исәптә. Махсус дәфтәргә исем, фамилия белән кемнең нәрсә китергәне язып барыла һәм имзаланып алып калына. Төрледән-төрле бозылмый торган ризыклар, җылы кием-салым, медицина кирәк-яраклары, юыну әсбаплары, юрганнар - кенәрлеләр тарафыннан җыелган ярдәм. Акчалата ярдәм бирүчеләр дә күп. Биш көн эчендә 100 меңгә якын акча җыелган. Ярдәмне илтәр өчен бензинга дип махсус акча бирүчеләр дә бар.

"Әлеге җыелган әйберләрне без Ленар белән аның йөк машинасында илтәчәкбез. Әле тагын бер атна дәвамында ярдәм җыю дәвам итәчәк. Кайчан барасын әлегә төгәл әйтә алмыйбыз. Тагын шунысын да искәртеп үтәсе килә, анда баргач без Кенәр егетләрен генә эзләп йөри алмаячакбыз. Хәрби операциядә катнашучы һәркем безне, безнең илне яклый. Шуңа күрә андагы һәркемгә булышу - безнең бурыч. Ярдәм кулын сузучылар шуны да аңласа иде. Без җыйган әйберләр бөтенләй башка район кешесенә дә ярдәм булып барып җитәргә мөмкин."- диде Рашат Салихҗанов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X