erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәйрия счетына акча керү дәвам итә

Инвалидлар ункөнлегендә, 1-10 декабрь көннәрендә район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән “Йөрәктән-йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны үтте.

Ул мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан эшләнде. Аның кысаларында “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте”нең Арча район иҗтимагый оешмасы исәп-хисап счетына акча җыю оештырылды. 

10 декабрьдән соң да әлеге исәп-хисап счетына акча керү дәвам итә. 11 декабрьдә "Курса МТС"ы ширкәте 3000 сум, 13 декабрьдә "КСМ" ширкәте 25000 сум, шәхси затлардан 1000 сум, 16 декабрьдә "КСМ" ширкәте 40000 сум, "Водоканал Сервис" ширкәте 10000 сум күләмендә акча күчергән. Шулай итеп “ТР инвалидлар җәмгыяте”нең Арча район иҗтимагый оешмасы исәп-хисап счетында бүгенге көндә 392 мең сум акча җыелган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башкалар кайгысына битараф булмаган изге күңелле райондашларга зур рәхмәт. Эшләгән яхшылыкларыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X